Рөстәм Миңнеханов Горький тимер юлы җитәкчесе Анатолий Лесун белән очрашты

28.04.2012

Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Горький тимер юлы җитәкчесе Анатолий Лесун белән очрашты. Хөкүмәт йортында узган очрашуда ТР Премьер-министры Илдар Халиков, транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин һ.б. катнашты.

Яклар Татарстан территориясендә тимер юл инфраструктурасын алга таба үстерү, шул исәптән 2013 елгы Универсиадага әзерлек белән бәйле мәсьәләләрне карады. Җәйге чорда тимер юл транспортында пассажирлар ташуны оештыру да фикер алышуның бер темасы булды.


ТР Президенты матбугат хезмәте