Яңалыклар

26.06.2012

Венчур фондлары белән хезмәттәшлектә тормышка ашырыла торган венчур проектларының санын арттыру ТР ИВФ җитәкчелегенең төп бурычларының берсе булырга тиеш. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков ТР Хөкүмәт Йортында узган “Татарстан Республикасының инвестицион-венчур фонды” ГНО попечительләр советы утырышында белдерде.

25.06.2012

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада “ТАИФ-НК” заводында “Евро-5” дизель ягулыгы производствосын эшләтеп җибәрү тантанасында катнашты. Предприятие экологик стандартка туры килә торган “Евро-5” дизель ягулыгы җитештерә башлады.

24.06.2012
Татарстанда гражданнарга дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү өчен хакимият органнары арасында мәгълүмат алмашу яңа электрон система ярдәмендә башкарылачак. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәт йортында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәргән киңәшмәдә белдерелде.
23.06.2012
Бүген Свияжски утрау-шәһәрчегендә реставрациядән соң изге Константан һәм Елена чиркәве ачылды. Бу тантаналы чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Илдар Халиков һ.б. катнашты.
23.06.2012
Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков Аккош күле янындагы Сабантуйда катнашты. Аны Казан башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Песошин, Мәскәү һәм Киров районнары хакимияте башлыгы Дамир Фәттахов һ.б. озатып йөрде.
23.06.2012

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Чуашия дәүләт бәйрәме – Республика көненә багышланган чараларда катнашты.

23.06.2012
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан сабантуенда катнашты. Республика башлыгы Мирный бистәсенең Каенлык үзәк мәйданында булды.
22.06.2012
Кама сәнәгать кластеры үсеше транспорт, беренче чиратта тимер юл инфраструктурасын үстерүне таләп итә. Бу хакта бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Кама инновацион территориаль-сәнәгать кластерының тимер юл инфраструктурасы үсеше перспективалары хакында киңәшмәдә белдерде.
22.06.2012
Бүген Түбән Камада Куйбышев тимер юлының “Предкомбинатская” йөк ташу станциясен ачу тантанасы булды. Тантаналы чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, “Россия тимер юллары” ААҖ вице-президенты Олег Тони катнашты.
22.06.2012
Бүген Чувашия Республикасына ике көнлек эш сәфәре вакытында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Чабаксарда “Стратегик новацияләр вакыты” дип исемләнгән V икътисад форумы ачылышында катнашты.

Битләр: << 1881 1882 1883 1884 1885 1886 1887 1888 ( 1889 ) 1890 >>