Рөстәм Миңнеханов: "Предкомбинатская" станциясе - "ТАНЕКО" проектының мөһим өлеше"
22.06.2012Бүген Түбән Камада Куйбышев тимер юлының “Предкомбинатская” йөк ташу станциясен ачу тантанасы булды. Тантаналы чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, “Россия тимер юллары” ААҖ вице-президенты Олег Тони катнашты.
“Предкомбинатская” йөк ташу станциясе “ТАНЕКО” проектын гамәлгә кую кысаларында 2008 елда төзелә башлаган иде. “ТАНЕКО”га барлыгы 24 км тимер юл салынган.
Куйбышев тимер юлы җитәкчесе Шәүкәт Шәйдуллин Татарстан Президентына белдергәнчә, Куйбышев тимер юлын үстерүгә 2008 елдан алып 2011 елга кадәр 1,75 млрд. сум сарыф ителгән. 2012 елдан алып 2015 елга кадәр тагын 1,23 миллиард сум кертү планлыштырыла.
Рөстәм Миңнеханов тантаналы чарада ясаган чыгышында берничә ел дәвамында Түбән Камада “ТАНЕКО” заводы төзелүен искәртте. “Яңа станция – проектның мөһим участогы”, - дип белдерде ТР җитәкчесе.
Ул шәхсән РФ Президенты Владимир Путинга проектны хуплаганы өчен рәхмәт белдерде. “Бу проект Россия Федерациясе инвестицион фонды исәбенә гамәлгә куелды, “Татнефть” компаниясе дә өлеш кертте. Төзелгән объект “Россия тимер юллары” ААҖнә тапшырылды дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
“Безнең бурыч – сарыф ителгән акчаны аклау, моның өчен йөкләр ташу кирәк. Без йөкләнгән бурычны башкарырга тырышачакбыз”, - дип вәгъдә итте Рөстәм Миңнеханов.
Соңыннан Татарстан Президенты һәм чарада катнашучылар яңа тимер юл буенча “ТАНЕКО” заводына барды.
ТР Президенты матбугат хезмәте