Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Чуашия дәүләт бәйрәме – Республика көненә багышланган чараларда катнашты.
Иртәгә Чуашия чираттагы “туган көн”ен билгеләп үтә. Менә ике көн дәвамында республикада бәйрәмгә багышланган чаралар уза.
Бүген Чуашия башкаласында “Акконд” компаниясе заводы территориясендә Чуашия башлыгы Михаил Игнатьев катнашында бисквит-десерт эшләнмәләре җитештерү буенча яңа технология линиясе ачылды. Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Дәүләт җыены – Башкортстан Корылтае Рәисе Константин Толкачев, РФ Федераль Җыен Дәүләт Думасы депутаты Алена Аршинова һ.б. рәсми затлар катнашты.
Предприятие продукциясе бүгенге көндә Идел буе округында, гомумән илдә, шулай ук аннан читтә дә киң таралган.
Завод 20 ерак һәм якын чит илләр өчен экспортка эшләнмәләр җитештерә. Предприятиедә 2 меңгә якын кеше эшли, аларның уртача хезмәт хакы 19 мең сум тәшкил итә. Предприятие генераль директоры, Чуашия Дәүләт Советы депутаты Валерий Иванов яңа технология линиясен ачкач кунаклар өчен экскурсия үткәрде.
Аннары Михаил Игнатьев, Фәрит Мөхәммәтшин һ.б. рәсми затлар Чабаксар үзәгендә бәйрәм чараларында булды.
Кунакларны Россиянең төрле почмакларыннан килгән милли-мәдәни автономия вәкилләре сәламләде.
Чуашиядә республика көне 1995 елда Чуашия автоном өлкәсе барлыкка килүгә 75 ел булу хөрмәтенә расланган. 2000 елның 4 маенда Чуашия Президенты 24 июньне дәүләт бәйрәме дип игълан итү турындагы закон имзалаган.
Ел саен Чуашия бәйрәменә Россиянең төрле төбәкләреннән, якын һәм чит илләрдән меңләгән кунак килә. Татарстан белән Чуашиянең хезмәттәшлеге, ике як килешүенә һәм хөкүмәтара килешүләргә нигезләнгән.
Республикаларны чуашларның Татарстанда халык саны буенча өченче урында торуы да якынайта. Язгы кыр эшләре тәмамлангач Акатуй, Уяв һәм Сабантуй Татарстан һәм Чуашия халыклары өчен көтеп алынган бәйрәмнәр булып тора.