ТР Президенты: "Кама сәнәгать кластерының үсеше өчен транспорт инфраструктурасы кирәк"

22.06.2012

Кама сәнәгать кластеры үсеше транспорт, беренче чиратта тимер юл инфраструктурасын үстерүне таләп итә. Бу хакта бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Кама инновацион территориаль-сәнәгать кластерының тимер юл инфраструктурасы үсеше перспективалары хакында киңәшмәдә белдерде.
Түбән Камада узган киңәшмәдә “Россия тимер юллары” ААҖ вице-президенты Олег Тони һәм Куйбышев тимер юлы җитәкчесе Шәүкәт Шәйдуллин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Кама сәнәгать кластеры Татарстан икътисады үсешенең төп ноктасы булып тора. Биредә “ТАНЕКО” заводы төзелде, “Түбән Кама Нефтехим” ААҖ ндә этилен заводы булдыру буенча проект гамәлгә куела, “КАМАЗ” үсеш ала, “Алабуга” МИЗнда яңа резидентлар пәйда була. “2020 елда Кама сәнәгать кластеры тауар продукциясе җитештерү буенча өчләтә үсеш алырга тиеш”, - диде ТР Президенты.
ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов докладында 2011 елда Кама сәнәгать кластерында 600 млрд. сумлык продукция чыгарылган дип белдерде. 2012 елның 1 кварталында продукция күләме 200 млрд. сум тәшкил иткән.
Мидхәт Шаһиәхмәтов сүзләренә караганда, 2011 елда Кама сәнәгать кластерында тимер юлдан йөк ташу күләме 25 процентка артып 11 млн. тонна тәшкил иткән. 2012 ел нәтиҗәләре буенча бу күрсәткеч 14 млн. тонна булыр дип көтелә. 5 елдан йөк әйләнеше ике тапкыр артачак, ә 2020 елда – өч тапкырдан күбрәк.
Киңәшмәдә катнашучылар Кама сәнәгать кластерының транспорт инфраструктурасын үстерү буенча тәкъдимнәр белдерде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Куйбышев тимер юлы, ТР Икътисад министрлыгы, ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре катнашында эш төркеме оештыруны йөкләде.
“Россия тимер юллары” ААҖ вице-президенты Олег Тони тимер юлчылар эре бизнес ярдәменнән башка кластерның транспорт инфраструктурасын үстерү буенча тәкъдимнәрнең барысын да гамәлгә куя алмаячак диде.
Рөстәм Миңнеханов киңәшмәдә кече һәм урта бизнес вәкилләрен транспорт белән тәэмин итү мәсьәләсен дә кузгатты. Татарстан Президенты сүзләренә караганда, кече һәм урта компанияләргә шәхси вагоннар паркын тоту мөмкин түгел, шуңа күрә дәүләт координацияләүче орган ролен башкарырга тиеш. Республика башлыгы ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгына кече бизнес һәм йөк ташу компанияләре вәкилләрен җыеп түгәрәк өстәл үткәрергә, тариф һәм йөк ташу сыйфаты мәсьәләләре буенча фикер алышуны йөкләде.
Киңәшмә ахырында Рөстәм Миңнеханов “Россия тимер юллары” ААҖ нә Татарстанда тимер юл инфраструктурасын үстерүгә зур өлеш керткәне өчен рәхмәт белдерде.
“Россия тимер юллары” ААҖ вице-президенты Олег Тони Татарстан эшләү өчен уңайлыклар бар дип белдерде. “Биредә барлык мәсьәләләр дә тиз хәл ителә, - диде О.Тони. Бүгенге тәкъдимнәрне карап программага әйләндерергә һәм агымдагы ел ахырында-киләсе ел башында күпмедер акча бүлеп бирергә тырышырбыз”.

ТР Президенты матбугат хезмәте