Түбән Камада "Евро-5" ягулыгын җитештерә башладылар

25.06.2012

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада “ТАИФ-НК” заводында “Евро-5” дизель ягулыгы производствосын эшләтеп җибәрү тантанасында катнашты. Предприятие экологик стандартка туры килә торган “Евро-5” дизель ягулыгы җитештерә башлады.

2012 елга кадәр “ТАИФ-НК” нефть эшкәртә торган заводта “Евро-4” экологик класслы мотор ягулыгы чыгарылды. 2011 елда предприятиедә 1,913 млн. тонна дизель ягулыгы һәм 583,2 мең тонна бензин җитештерелгән.

Предприятиедә бер үк вакытта җиһазларны модернизацияләү үткәрелде. “ТАИФ-НК” заводында дизель ягулыгы җитештерү мөмкинлеге бирә торган яңа җиһазны монтажлау эшләре агымдагы елның апрелендә тәмамланган. Бүген аны тулы көченә эшләтеп җибәрү тантанасы булды. Хәзер заводта “Евро-5” класслы дизель ягулыгы гына чыгарылачак.

“ТАИФ-НК” заводы дизель ягулыгы элеккечә эчке базарга һәм 14 илгә чыгарылачак.


ТР Президенты матбугат хезмәте