Илдар Халиков Казан сабантуенда курайда уйнады

23.06.2012

Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков Аккош күле янындагы Сабантуйда катнашты. Аны Казан башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Песошин, Мәскәү һәм Киров районнары хакимияте башлыгы Дамир Фәттахов һ.б. озатып йөрде.

Сабантуй капкасы каршында кунакларны милли киемнәр кигән кызлар чәкчәк белән каршы алды. Дәрәҗәле кунакларны мәйдан буенча татар милли киемен кигән бабай озатып йөрде.

“Фольклор мәйданы”нда Г.Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачылар театры артистлары, гармунчылар, фольклор ансамбльләр чыгыш ясый. Күп кенә кунаклар татар халык бию көенә бии, Татарстан Хөкүмәте җитәкчесе дә бию осталыгын күрсәтте.

“Ярминкә” мәйданчыгында халык осталары эшләнмәләре, сувенир продукцияләре тәкъдим ителгән иде. “Спорт мәйданы”нда хатын-кызлар һәм ир-атлар командалары волейбол уйный, шулай ук балык тоту ярышы да оештырылган.

“Солдат аланы”нда 3730 нчы хәрби часть хәрби хезмәткәрләре һәм 5561 хәрби часть вокал ансамбле чыгыш ясый. “Арбалет” тиры эшли. “Балалар мәйданы”нда яшь спортчылар өчен сабантуй ярышлары тәкъдим ителә.

Гомумән алганда, бүген Сабантуй кунаклары уеннарны күзәтеп кенә калмады, ә үзләре дә төрле ярышларда актив катнашты. Илдар Халиков курайда уйнап карады.

Үзәк мәйданда бәйрәм Татарстан Республикасы Тарихи-мәдәни мирас елына багышланган әдәби-музыкаль прологтан башланды.

Мәскәү һәм Киров районнары хакимияте башлыгы бәйрәмгә килүчеләргә сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте. “Сабантуй – борынгы, әмма гел яшь бәйрәм. Ул Татарстан халыкларын берләштерүнең үзенчәлекле символы булып тора”, - дип билгеләп үтте Дамир Фәттахов һәм Сабантуй бәйрәме белән котлады.

Аннары бәйрәмгә килүчеләрне ТР Премьер-миистры Илдар Халиков котлады. “Борынгыдан Сабантуй татарларның гына түгел, ә республикада яшәүче башка халыкларның да яраткан бәйрәме”, - дип билгеләп үтте ул.

“Сабантуйда батырларны бүләклиләр. Нәкъ менә сез – предприятие хезмәткәрләре Татарстанның чын батырлары һәм республика иминлеген булдыручылар”, - дип ассызыклады ТР Премьер-министры һәм Татарстан Президенты сәламләвен укыды.

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы