Фәрит Мөхәммәтшин V Чабаксар икътисадый форум ачылышында катнашты

22.06.2012

Бүген Чувашия Республикасына ике көнлек эш сәфәре вакытында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Чабаксарда “Стратегик новацияләр вакыты” дип исемләнгән V икътисад форумы ачылышында катнашты.

Спикер, Чабаксарга килү белән, Чувашия Республикасы җитәкчесе Михаил Игнатьев белән бергә Дан мокументына чәчкләр салды. Хәтер һәм кайгы көненә багышланган чарада федераль һәм төбәк органнары җитәкчеләре, Бөек Ватан сугышы ветераннары, чит ил кунаклары катнашты.

V икътисад форумы ачылышында катнашучыларны Чувашия Республикасы җитәкчесе Михаил Игнатьев сәламләп, бу чараның, Россиянең Бөтендөнья сәүдә оешмасына керүен исәпкә алганда, аеруча мөһим булуын билгеләп үтте. “Форум кысаларында без төбәкләрнең икътисади үсеш нәтиҗәләрен чагыштырып, гомуми бурычлар турында фикер алышырга һәм урта сроклы перспективага бердәм стратегия эшли алыр идек”, - диде Михаил Игнатьев.

Фәрит Мөхәммәтшин форумның Чувашия 24 июньдә билгеләп үтә торган Республика көне алдыннан узуын әйтеп, бу уңайдан ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның сәламләвен җиткерде. “Татарстанлылар һәм шәхсән үземнең исемнән Сезне һәм тугандаш республиканың күпмилләтле халкын Чувашия Республикасы Көне белән котлыйм. Хәзер Чувашия Идел буеның үсеш алган төбәкләреннән санала. Күптармаклы икътисад, нәтиҗәле эшли торган социаль өлкә, шулай ук бай мәдәният республика үсеше перспективаларына ышанычлы карарга мөмкинлек бирә. Күршеләр һәм дуслар буларак, Чувашиянең иҗтимагый тормышындагы һәм икътисад өлкәсендәге яңа казанышларына куана һәм аның чәчәк атуын, халкына бәхет һәм иминлек тели”, - диелә сәламләүдә.

Спикер үз чыгышында форумның Санкт-Петербургтагы Халыкара икътисад форумы белән бер вакытта узуын билгеләп үтеп, инновацион үсеш юлларын эзләүнең, яңа кластерлар оештыруның, инвестицияләр җәлеп итүнең Россия Федерациясе төбәкләре һәм, гомумән, ил өчен көнүзәк мәсьәлә булуын әйтте.

Татарстан парламенты башлыгы үз чыгышында республиканың икътисад өлкәсендә алып барган сәясәте турында бәян итте. “Безнең республикада икътисадның инновацион үсеше өчен кирәк булган чаралар комплексы акрынлап тормышка ашырыла бара”, - диде ул.

ТР Дәүләт Советы Рәисе Татарстанда 16 технопарк һәм инновация-технология структуралары уңышлы эшләп килүен, үсеш кичерүен билгеләп үтте. Федераль программалар кысаларында Казанда югары технологияләр өлкәсендә технопарк, Нанотехнологияләр үзәге төзелә. Республика нефть эшкәртүгә зур өметләр баглый: “ТАНЕКО” заводлар комплексы узган елда эшли башлады. Бер ел элек Казанда Көнчыгыш Европадагы иң зур IT-парк ачылды. Планнарда – 150 мең кеше яши һәм эшли торган «Иннополис-Казан” инновацион иярчен шәһәрен төзү.

Фәрит Мөхәммәтшин үз чыгышында шулай ук Чувашиянең дә, Татарстанның да ике якка да файдалы булган бик күп перспектив юнәлешләрнең булуын билгеләп үтте, Республика көне белән котлады.

ТР Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән хезмәттәшлек итү бүлеге