Фәрит Мөхәммәтшин: "Дәүләт үсеше өчен бай рухи мирастан да ышанычлырак нигез юк"

28.07.2012

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Русьне чукындыру көнендә сәламләү сүзе белән татарстанлыларга мөрәҗәгать итте.

"Хөрмәтле татарстанлылар! 28 июль Россия Федерациясендә Русьне Чукындыру көне буларак билгеләп үтелә. Бу вакыйга борынгы Русь дәүләтенең үсешенә, аның рухи-әхлакый нигезе барлыкка килүенә әһәмиятле йогынты ясаган. Безнең халыкларның һәм диннәрнең илдә урнашкан күпгасырлы хезмәттәшлеге хәзерге вакытта Россия дәүләтенең үзенчлекле сыйфаты булып тора, ул гасырлар дәвамында көнбатыш һәм көнчыгыш традицияләр йогынтысында формалашкан.

Дини укуларга омтылыш, аның тарихи һәм әхлакый нигезләрен аңлау, дөреслекне шәхси аңлый белү кешене рухи яктан баета. Соңгы ун елда Россия Федерациясендә халыкны әхлакый яктан тәрбияләү, милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне гармониягә салу, гаилә интститутын ныгыту һәм җәмгыятьне рухи яктан сәламәтләндерү мәсьәләләрен чишүдә җәмгыятьнең дини институтлар белән конструктив мөнәсәбәте актив рәвештә үсә.

Безнең күпмилләтле республикада православие, ислам белән беррәттән, традицион рәвештә мөһим тәрбияви дини-мәдәни һәм иҗтимагый роль башкара. Безнең барыбызга да, - христианнарга, мөселманнарга, башка конфессия вәкилләренә, тарихи хәтерне саклап калу, халыкның гасырлар дәвамында яшәп килгән гореф-гадәтләрен саклау мөһим булуына ышанам. Татарстанлыларның актив катнашуы нәтиҗәсендә республикада изге урыннарыбызны - православие һәм мөселман дөньясының мәдәни мирасы объектларын - Зөя шәһәр-утравы һәм Болгар борынгы шәһәрен торгызу буенча масштаблы эш башланды.

Кадерле татарстанлылар! Бу истәлекле көндә рухи гармония, имин тормыш, бәхет һәм безнең Туган илебез иминлеге һәм үсеше өчен барлык башлаган эшләрегездә уңышлар теләвемне кабул итегез".