Рөстәм Миңнеханов "Алексеевские перезвоны" юбилей фестивален ачты
28.07.2012ТР Алксеевский районында инде 10 нчы тапкыр бөтен Россиядән һәм якын чит илдән, "Алексеевские перезвоны" Кыңгырау чыңы фестивалендә катнашу өчен, кыңгыраучылар җыелды.
Фестиваль тагын берничә бәйрәм - Русьне чукындыру көне һәм ТР Алексеевский районында беренче гыйбадәтханәне изгеләштерүгә 300 ел тулу көне белән туры килде.
Фетивальнең ачылышында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Рус православие чиркәвенең Татарстан митрополиясе башлыгы Анастасий һәм башка затлар катнашты. Митрополит Анастасий үзенең сәламләү сүзендә һәр елны кешеләр фетивальгә кыңгырауларны чыңлатыр өчен генә түгел, ә бер-берсе белән аралашудан тәм табу өчен дә килүләрен билгеләде. Шулай ук ул Татарстанның изге җирендә православие һәм ислам дине вәкилләре һәрвакыт тынычлыкта һәм килешүдә яшәүләрен теләде.
"Безнең тормыш - ул кечкенә генә мизгел, мәңгелек мизгел. Һәм безнең киләчәгебез безнең бу тормышта эшләгән эшләребезгәдән тора", - дип билгелде митрополит Анастасий.
Шулай ук Татарстан митрополиясе Башлыгы, республиканы рухи-әхлакый яктан үстерүгә күп игътибар биргәне өчен, ТР Президентына рәхмәтен белдерде.
"Алга таба да безнең республика үссен һәм безнең ата-балаларыбыздан килгән кыйммәтләр белән дә дан тотсын", - дип барлык җыелганнарны бәйрәм белән котлады митрополит Анастасий.
Рөстәм Миңнеханов мондый бәйрәмнәр Татарстан өчен мөһим һәм кирәк булуын билгеләде. "Бу безнең килешеп яшәүнең бер ачык мисалы: фестивальгә православие һәм ислам дине вәкилләре җыелды", - дип билгеләде ТР Президенты.
Быел фестивальдә Казаннан, Лениногорсктан, Мәскәүдән, Самарадан, Екатеринбургтан һәм башка шәһәрләрдән барлыгы 29 кыңгыраучы катнаша.
Билгеләп үтик, фестиваль 2 көн: 28 һәм 29 июль көннәрендә үтәчәк.
ТР Президенты матбугат хезмәте