Фәрит Мөхәммәтшин Лениногорск районында совет сугышчыларына һәм һәлак булган фронтовикларның хатыннарына багышланган мемориал ачылышында катнашты
30.07.2012Лениногорск районы Кирлегәч авылында Ватанны азат итү өчен үз тормышларын аямыйча көрәшкән совет сугышчыларына, сугышта ирләрен һәм улларын югалткан хатыннарга һәм аналарга багышланган Хәтер көне булды. Монда тантаналы рәвештә сугышчы-авылдашларга, һәлак булганнарның хатыннарына һәм аналарына багышланган мемориаль комплекс ачылды. Ачылу тантанасында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Чарада Татарстаннан, Мәскәүдән һәм Башкортстаннан ветеран активлары вәкилләре очрашты. Кирлегәчтән фронтка 387 кеше киткән, шуларның бары тик 193 генә кире кайткан.
Сугышта һәлак булган сугышчы хатыны образын мәңгеләштерү идеясен тормышка ашыру эшенә тумышы белән Кирлегәчтән булган атказанган нефтьче Нәҗип Галимов алына. Һәйкәлне сәнгати яктан эшләгән автор – нефть тармагы эшчесе, хезмәт ветераны Наил Сәхәпов. “Транснефть” һәм “Татнефть” компанияләренең, район җитәкчелегенең финанс ярдәме белән идея тормышка ашырыла.
Лениногорск муниципаль районы башлыгы Рәгать Хөсәенов, ТР Дәүләт Советы президиумы вәкиле Исхак Садриев, муниципаль берәмлек территориясендә эшләүче субъектларның җитәкчеләре белән бергә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин мемориаль комплекс янына үтте. Монда парламент башлыгы Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре белән аралашты.
Һәйкәлне ачу тантанасы хәзрәтнең дога укуыннан башланды. Соңыннан тамашачылар игътибарына сәхнәләштерелгән тамаша тәкъдим ителде.
Соңыннан Фәрит Мөхәммәтшинга сүз бирелде. Парламент башлыгы Татарстан Президенты, Дәүләт Советы һәм република Хөкүмәте исеменнән Татарстан, Мәскәү һәм Башкортстан ветеран активы вәкилләрен сәламләде.
“Бүген без - дулкынландыргыч вакыйганың шаһитләре. Тарихка калган Бөек Ватан сугышы тәмамлану вакытыннан алып, җитмеш елга якын вакыт үткәндә Кирлегәч авылы халкы инициативасы белән җирле субъектлар һәм район җитәкчелеге ярдәме белән монда Ватаныбыз өчен сугыш кырларында ятып калган һәм тылда Җиңүне якынайтканнарның исемнәрен мәңгеләштергән һәйкәл ачыла, - дип билгеләде Фәрит Мөхәммәтшин. - Бу - үзенчәлекле вакыйга: бу һәйкәл - башалада, эре торак пунктта, район үзәгендә түгел, ә гади авылда ачыла торган беренче һәйкәлләрнең берсе”. Дәүләт Советы Рәисе республика җитәкчелеге исеменнән бүгенге чарага этәргеч бирүчеләргә һәм аны оештыручыларга, мемориал ясауда катнашкан барлык кешеләргә рәхмәтен белдерде.
“Трудовая доблесть России” Үзәк идарәсе рәисе урынбасары Геннадий Баштанюк җыелганнарга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте. Ул безнең илдә Советлар Союзы һәм Социалистик Хезмәт Геройлары саны буенча Лениногорск районы “рекордсмен” булуын, Лениногорск җире 12 Советлар Союзы Герое, 24 Социалистик Хезмәт Герое, 3 Хәрби Дан Ордены кавалеры тәрбияләвен билгеләде.
Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов та һәйкәлне эшләүчеләргә рәхмәт сүзләрен белдерде.
Соңыннан ветераннар һәм чараның мөхтәрәм кунаклары тантаналы рәвештә мемориаль комплекстан җәймәне алдылар. Аның үзәк өлешендә Җиңү символының берсе – Ватан сугышы Ордены сурәтләнгән. Һәйкәлнең уң ягында совет солдаты образы сурәтләнгән, сул якта – сугышта ирен югалткан хатын образы.
Фәрит Мөхәммәтшин журналистлар белән әңгәмәсендә Ватан өчен сугышкан, тылда Җиңүне якынайткан һәм үз җилкәләрендә сугыштан соңгы чорны кичергән кешеләр истәлеген саклауның мөһимлеген билгеләп, бу чараның республика өчен әһәмиятле булуын әйтте. Парламент башлыгы сүзләренчә, Кирлегәчтә генә 200дән артык бала үстергән һәм аякка бастырган 69 хатын тол калган.
Тантана ахырында авыл балалары һавага төрле төстәге шарлар җибәрделәр, соңыннан мемориаль комплекска чәчәкләр куелды.
ТР Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән элемтә бүлеге