Татарстанда торак төзелеше буенча еллык планның 60 процентка якыны тапшырылган
22.09.201221 сентябрьгә булган мәгълүматларга караганда, 1 млн.476,9 мең кв. метр торак тапшырылган, бу еллык планның 59,6 процентын тәшки итә. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында торак төзелеше һәм тапшыру буенча узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин белдерде.
Киңәшмә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә видеоконференция режимында уза. Утырышта ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнаша.
ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры белдергәнчә, ТР ның 6 муниципаль берәмлеге торак тапшыру буенча еллык планны тулысынча үтәгән. 18 муниципаль берәмлектә торак тапшыру буенча еллык план 75 процентка үтәлгән. Аларның 4 муниципаль берәмлегендә еллык план үтәлеше 90 процент тәшкил итә.
“Республика алдына куелган бурычларны үтәү максатынан салкыннар башланганчы әлеге объектларда тышкы эшләрне бетерү һәм эчке эшләрне башкару өчен җылылык җибәрү зарур”, - дип билгеләп үтте министр.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы