Өлкән яшьтәге 14 татарстанлыга РФ Президенты котлавы тапшырылачак

25.09.2012

 Татарстанның иң өлкән кешесе Буада яши – ул ноябрьда 109 яшен билгеләп үтәчәк Разыя Хәертдинова. Аннан бераз гына “калышып”, Казанның иң өлкәне Хакимә Гәрәева да инде 108гә җиткән. Җыеп кына әйткәндә, республикада гомеренең 100 яшьлек бусагасын узганнар 174 булып, аларның 52се, ягъни 30 проценты Казанда тора.

Татарстанның йөзьяшәрләрен муниципаль хакимият башлыклары Өлкәннәр көненә махсус барып котлап йөрүе матур традициягә әйләнде, дип билгеләп үтте бүген ТР Министрлар Кабинетында булган сөйләшүдә ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Азат Габделәхәтов. Аның сүзләренчә, РФ Президентының быел 31 майда бирелгән йөкләмәсен тормышка ашыру максатында, Бөек Ватан сугышы ветераннарын, 90 яшьтән башлап, юбилейлары белән ил Президенты котлаган тәбрикнамәләр яшәү урыннары буенча тапшырыла. Аерым алганда, быел 14 пенсионерга Россия дәүләте башлыгы бүләге китереп ирештереләчәк, һәм аларның 1се генә - казанлы. Гомумән, октябрьда котлау кабул итәчәк юбилярлар республика буенча 182гә җыела, ди А.Габделәхәтов.

Искәртеп үтәбез: Татарстан илебездә халкы картаю коэффициенты югары булган территория санала. Узган елны ул коэффициент Татарстанда 17,7 процент тәшкил иткән, ә Россия Федерациясендә – 18,2 процент


"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы