Фәрит Мөхәммәтшин: “Зенит-Казан” командасыннан җиңү һәм чемпионлык көтәбез”
24.09.2012Казан “Зенит”ының искиткеч уены Россиядә волейболның абруен яңа баскычка күтәрергә ярдәм итте. Бүген яңа сезон алдыннан уздырылган матбугат конференциясендә ТР Дәүләт Советы рәисе, ТР Волейбол федерациясе башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин шулай дип белдерде.
Журналистлар белән очрашуга Россиянең волейбол буенча ирләр җыелма командасы баш остазы, Казан “Зенит”ының баш тренеры Владимир Алекно, ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрынының беренче урынбасары Азат Шәрәпов, клуб президенты Рифкать Кантюков, команданың тренерлар штабы, барлык уенчылары, шул исәптән яңа уенчылар килгән иде.
Очрашу Россия волейболчыларының Лондон Олимпиадасындагы җиңүе хакында бәян иткән роликны демонстрацияләүдән башланды. Билгеле булганча, Казан “Зенит”ының биш уенчысы Лондон Олимпиадасының алтын медальләрен яулады. “Финалда бразилиялеләргә каршы безнең җыелма команда үз-үзен аямыйча уйнады. Сезгә матур, ышанычлы һәм нык ихтыяр көче белән яулаган җиңүегез өчен рәхмәт”.Фәрит Мөхәммәтшин уенчылар һәм тренерлар штабына шулай дип мөрәҗәгать итте. “Моңа кадәр Татарстан волейбол командасыннан Олимпиадада шуның кадәр уенчы чыгыш ясаганы юк иде. Бу күп нәрсәләр турында сөйли. Без горурлык хисләре кичерәбез”, -ди Фәрит Мөхәммәтшин. Федерация башлыгы Олимпия чемпионнары булган биш волейболчының 22 сентябрьдә 2013 елгы Универсиада илчеләре булуын искәртеп узды.
“Узган сезонга йомгак ясап шуны әйтәсем килә: клуб алдына куелган бурычлар тулаем алганда бик яхшы үтәлде. Сезнең уен Россиядә волейболның абруен яңа баскычка күтәрергә ярдәм итте. Волейболга сорау арта гына бара. Сезнең тырышлык нәтиҗәсендә Казанның Россиянең волейбол башкаласы дип аталырга тулы хокукы бар”, -дип билгеләп үтте Ф.Мөхәммәтшин.
“Бу сезонга бурычлар шундый ук кала. Сездән җиңүләр һәм чемпионлык көтәбез”, - дип искәртеп китте ТР Дәүләт Советы башлыгы.
“Иң мөһиме - йолдыз чире белән генә авырмагыз”, -дип волейболчыларга мөрәҗәгать итте клуб президенты.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы материаллары буенча