Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясенең әйдәүче югары уку йортлары ректорлары белән очрашты

15.04.2026

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясенең әйдәп баручы югары уку йортлары ректорлары белән очрашты.

Очрашу Рөстәм Миңнехановның ТР Хөкүмәте Йортындагы эш кабинетында узды.

Татарстанның илнең югары уку йортлары белән хезмәттәшлеге, югары белем бирү системасын камилләштерү, төбәк дәрәҗәсендә фәнни-мәгариф потенциалын ныгыту мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Очрашу барышында мәгариф һәм фән өлкәсендә Татарстан Республикасы белән нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре тапшырылды.

Рөстәм Миңнеханов Н.Э. Бауман ис. Мәскәү дәүләт техник университеты президенты Анатолий Александровка һәм Мәскәү авиация университеты ректоры Михаил Погосянга «Дуслык» ордены тапшырды.

Бүгенге очрашуда шулай ук Академик С. Королев исемендщге Самара илкүләм тикшеренү университеты, Мәскәү физика-техника университеты, Д.И. Менделеев ис. Россия Химия-технология университеты һ. б. ректорлары катнашты.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.