Рөстәм Миңнеханов Космос атналыгы кысаларында Татарстанга килгән Россия Федерациясе очучы-космонавтлары белән очрашты

16.04.2026

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе очучы-космонавтлары белән очрашты.

Очрашу Юрий Гагарин очышының 65 еллыгына багышланган беренче Россия Космос атналыгы кысаларында узды. Татарстанда «Гагарин декадасы» уза - ул космик тематика буенча күп кенә мәгариф һәм мәдәни чараларны үз эченә ала.

«Республикада шундый хөрмәтле кешеләрне – Россия очучы-космонавтларын кабул итү безнең өчен зур мәртәбә», - диде Рөстәм Миңнеханов, кунакларга мөрәҗәгать итеп.

Космонавтларның һәрберсенең Җирдән читтә үткәргән бик күп көннәре һәм айлары бар.

Александр Юрьевич Калери - Россия космонавты, Россия Федерациясе Герое, гомуми озынлыгы 769 тәүлек булган биш очыш, ачык космоска биш тапкыр чыгу башкарган.

Юрий Владимирович Усачев - Россия Федерациясе Герое, космоска гомуми дәвамлылыгы 550 тәүлектән артык булган дүрт очыш ясаган, ачык космоска җиде тапкыр чыккан.

"Энергия" ракета-космик корпорациясенең баллистика бүлеге башлыгы Рафаил Фәрваз улы Мортазин "Энергия" фәнни-җитештерү берләшмәсе космонавтлар отрядына җыюда катнашкан, Россия транспорт корабларын Халыкара космик станция белән тоташтыруның "тиз" схемасын эшләүчеләрнең берсе.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.