Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов чит дәүләтләрнең Россиядәге дипломатик миссияләре делегациясе белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды. Очрашуда Кытай һәм Көньяк-Көнчыгыш Азиянең 10 дәүләте: Бруней, Вьетнам, Индонезия, Камбоджа, Лаос, Малайзия, Мьянма, Сингапур, Таиланд, Филиппин илчелекләре вәкилләре катнашты.
Рөстәм Миңнеханов Россия Тышкы эшләр министрлыгына делегациянең республикага сәфәрен оештырган өчен рәхмәт белдерде. Ул ассызыклаганча, халыкара хезмәттәшлек - илләр һәм төбәкләрнең тотрыклы үсешендә һәм чәчәк атуында төп факторларның берсе.
"Россия һәрвакыт безнең милли мәнфәгатьләрне дә, дөньякүләм үсешнең объектив тенденцияләрен дә исәпкә ала торган конструктив тышкы сәяси курс үткәрде һәм үткәрәчәк. Барлык кыенлыкларга да карамастан, безнең ил хезмәттәшлек итәргә теләгән барлык партнерлар белән ачык һәм үзара файдалы мөнәсәбәтләрне сакларга, икътисад һәм гуманитар өлкәдәге элемтәләрне тирәнәйтергә, бергәләп кискен чакыруларга һәм гомуми куркынычларга каршы торырга әзер», - диде республика Рәисе.
Ул икътисадның республика үсеше өчен өстенлекле булган берничә төп тармагын билгеләде. Алар арасында нефть эшкәртү, нефть химиясе, машина төзелеше, АСК, ИТ һәм башка юнәлешләр бар. "Татарстан - динамик рәвештә үсә торган республика, анда алдынгы технологияләр, куәтле сәнәгать базасы һәм халыкара партнерлыкка ачыклык берләштерелә. Республикада Россиядән читтә дә кирәкле конкуренциягә сәләтле продукция җитештерелә. Безнең максат - экспортны киңәйтү, Татарстан брендларының позицияләрен ныгыту һәм республикага инвестицияләр җәлеп итү», - дип ассызыклады Татарстан Рәисе.
Рөстәм Миңнеханов ислам дөньясы илләре белән хезмәттәшлекне Татарстан тышкы эшчәнлегенең мөһим юнәлеше дип атады. "Без сәүдә-икътисадый, инвестицион фәнни-мәгариф һәм мәдәни өлкәләрдә, спорт һәм туризм өлкәсендә мөселман дәүләтләре партнерлары белән тыгыз элемтәдә торабыз. Ил җитәкчелеге кушуы буенча Мин „Россия – Ислам дөньясы“ стратегик караш төркемен җитәклим. Безнең республика - Россиядә ислам банкингы һәм финанслау принципларын кертү буенча сынау төбәге. Шулай ук Казан быел Ислам дөньясының мәдәни башкаласы статусына ия булды», - дип хәбәр итте республика Рәисе.
Ул билгеләп үткәнчә, Татарстанда ел саен чит ил партнерлары катнашында эре халыкара чаралар уза. Рөстәм Миңнеханов кунакларны «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумында, «РОСТКИ» Россия-Кытай хезмәттәшлеге форумында, «TIME: Татарстан-Һиндстан.Үзара нәтиҗәлелек" форумында, Глобаль яшьләр саммитында, Kazan Digital Week һәм башкаларда катнашырга чакырды.
Татарстан Рәисе искәрткәнчә, 2024 елда Казан БРИКС саммитын уздыру урыны булды. Ул көннәрдә республика башкаласында 36 дәүләт һәм 6 халыкара оешма җитәкчеләре һәм делегацияләре булып китте.
Бүген Казанда чит илләрнең 10 генераль консуллыгы эшли. «Әгәр сезнең ил хөкүмәтләренең Россиядә дипломатик вәкиллекләрне киңәйтү буенча ниятләре бар икән, сезгә үз генконсуллыкларыгызны республикабыз башкаласында урнаштыру мөмкинлеген карарга тәкъдим итәм», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул ассызыклаганча, узган елда Татарстан Республикасының тышкы сәүдә әйләнеше 14,5 млрд доллар тәшкил иткән. Республика Рәисе Татарстанның иң эре сәүдә партнерларының берсе дип Кытайны атады - товар әйләнеше 3,3 млрд доллардан артып китә. Соңгы елларда КХР республика икътисадына төп чит ил инвесторы булды. Шулай ук Татарстан Вьетнам, Малайзия, Мьянма, Индонезия, Сингапур һәм Көньяк-Көнчыгыш Азиянең башка илләре белән хезмәттәшлекне актив үстерә.
«Сезнең илләр белән сәүдә-икътисадый багланышларны киңәйтүдә, бизнес-миссияләр, үзара визитлар, форумнар оештыруда һәм үзара файдалы үсеш өчен яңа багланышлар урнаштыруда ярдәм иткәнегез өчен рәхмәтле булыр идек», - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.
Аннары дипмиссия вәкилләре Татарстан белән хезмәттәшлекне үстерү өчен иң перспектив юнәлешләрне билгеләделәр. Филиппин Республикасының Россиядәге Илчесе Игорь Гарлит Байлен Рөстәм Миңнехановка республикага визитын оештырган өчен рәхмәт белдерде. "Без барыбыз да Татарстан белән эшләргә әзер. Сезнең республика - сәүдә, АСК, фәнни-мәгариф, хәләл индустрия, спорт, мәдәни диалог өлкәсендә лидер. Без Россия белән дустанә мөнәсәбәтләр кысаларында хезмәттәшлегебезнең киләчәктә дә ныгуына өметләнәбез», - диде Илче.
Индонезия Республикасының РФдәге Илчесе Хосе Антонио Морато Тавареш билгеләп үткәнчә, Индонезия һәм Россия - стратегик партнерлар, товар әйләнеше 5 млрд долларга җитә. «Индонезиядән күп студентлар Татарстан югары уку йортларында укый, алар биредә яхшы белем ала. Шул ук вакытта сәүдә-икътисадый багланышлар әлегә безнең бөтен потенциалны ачмый. Сезнең республика белән хезмәттәшлекне сыйфат ягыннан яңа дәрәҗәгә чыгару ниятебезне раслыйм», - дип ассызыклады Тавареш әфәнде.
Вьетнамның Россиядәге илчесе Данг Минь Кхой билгеләп үткәнчә, Казан белән турыдан-туры авиаэлемтә булу туризм һәм эшлекле багланышлар үсешенә ярдәм итә.
Россия Федерациясендә КХР Илчелегенең Тулы вәкаләтле министры Тан Гоцан билгеләп үткәнчә, илләр арасында төбәкара хезмәттәшлек актив үсә, Кытай һәм Россия җитәкчеләре бу мәсьәләгә аерым игътибар бирә.
Камбоджа Корольлегенең Россиядәге Илчесе Паня Пичкхун Камбоджада Татарстан предприятиеләре продукциясе белән яхшы таныш булулары һәм җирле компанияләрнең Татарстан партнерлары белән хезмәттәшлек тәҗрибәсе булуы турында сөйләде. "Бу элемтәләр ныгысын һәм артсын өчен барлык мөмкинлекләр дә бар", - дип саный Илче.
Малайзиянең Россия Федерациясендәге илчесе Чеонг Лун Лай өстенлекле юнәлешләр рәтендә "Россия - Ислам дөньясы" стратегик караш төркеме кысаларындагы уртак эшне билгеләп үтте.