Рөстәм Миңнеханов Россия һәм Кытай техник университетларының XV форумын әзерләү һәм уздыру буенча республика оештыру комитеты утырышын уздырды

15.04.2026

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия һәм Кытай техник университетларының XV форумын әзерләү һәм уздыру буенча республика оештыру комитеты утырышын уздырды.

Чара Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының киңәшмәләр залында узды.

Утырышны ачып, Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, "Безнең лидерларның – Россия Президенты Владимир Путинның һәм КХР Рәисе Си Цзиньпинның даими рәвештә үзара визитлары – үзара хөрмәт нигезендә төзелә торган Россия-Кытай мөнәсәбәтләренең үзенчәлекле булуын ачык раслый".

"Безнең илләр арасындагы хезмәттәшлекнең мөһим юнәлеше - мәгариф һәм фәнни-технологик элемтәләрне үстерү", - диде Рөстәм Миңнеханов. Ул шулай ук Кытай Халык Республикасы икътисадының күренекле технологик базары да гомумтанылган булуын искәртте.

Татарстан КХР белән элемтәләрне үстерүгә һәрвакыт зур игътибар бирә, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов, республиканың фәнни-мәгариф учреждениеләре Кытай коллегалары белән берлектә алга киткән юнәлешләр буенча күп санлы проектларны гамәлгә ашыра.

Татарстанда 2 меңнән артык КХР студенты белем ала, дип билгеләп үтте ТР Рәисе.

Узган ел Татарстанда «Идел – Янцзы» югары уку йортлары ассоциациясенең сигезенче форумы узды.

"Әлбәттә, безнең университетлар хезмәттәшлегенең фәнни потенциалы тулысынча гамәлгә ашырылмаган, - диде ул. - Үзара Белем еллары безнең илләрдә партнерлыкны тагын да үстерергә һәм мөнәсәбәтләребезне принципиаль яңа дәрәҗәгә күчерергә уникаль мөмкинлек бирә».

Аннары утырыш барышында Россия һәм Кытай техник университетлары ассоциациясенең XV юбилей форумын әзерләү һәм уздыруның актуаль мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Форум РКТУАнә нигез салынуга 15 ел тулуга багышлана.

Нотык белән РКТУА мактаулы рәистәше, Н.Э.Бауман ис. Мәскәү дәүләт техник университеты президенты Анатолий Александров чыгыш ясады.

Искәртәбез, Россия һәм Кытай техник университетлары ассоциациясе (РКТУА) 2011 елда Россия Федерациясе һәм КХРның әйдәп баручы техник университетларының инновацион икътисад өчен югары квалификацияле кадрлар әзерләүдәге көчләрен берләштерү, студентлар һәм укытучыларның академик алмашуына ярдәм итү, ике илнең фәнни-техник хезмәттәшлеген үстерү өчен оештырылган иде. РКТУА Харбинск политехник университеты һәм Николай Бауман исемендәге Мәскәү дәүләт техник университеты базасында төзелгән.

Анатолий Александров искәрткәнчә, Россия һәм Кытай техник университетлары ассоциациясе форумы 2026-2027 елларда Россия һәм КХР мәгарифенең үзара аралашу еллары чаралары планына кертелгән.

Ул билгеләп үткәнчә, бүген студентлар һәм мөгаллимнәр алмашу, җәйге мәктәпләр оештыру, башка уртак чаралар үсә.

Белешмә өчен:

2026 елда Россия һәм Кытай техник университетлары ассоциациясе югары уку йортлары ректорлары форумын уздыру турында Татарстан Башлыгы Рөстәм Миңнеханов һәм Кытай мәгариф министры урынбасары Цзянфэнь Ду 2025 елның сентябрендә Казанда узган очрашуда сөйләштеләр.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.