Яңалыклар

05.10.2013

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында үткән атналык республика киңәшмәсендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, республика программаларын үтәмәгән өчен, берничә муниципаль берәмлекнең башлыкларын тәнкыйтьләде.

05.10.2013
Бүген Татарстанда традицион “Урман утырту көне” табигатьне саклау акциясе уза. Күп кенә дәүләт учреждениеләре, министрлыклар, ведомстволар, ТР Президенты Аппараты һәм республика Хөкүмәте хезмәткәрләре, вуз студентлары һәм укытучылары Казан территориясендә агачлар утыртуда катнаша.

Аерым алганда, бүген Игенчеләр сарае каршындагы Федосеев паркында ТР Хөкүмәте Аппараты хезмәткәрләре 50 чыршы утыртты. Аларның икесен ТР Премьер-министры Илдар Халиков утыртты. Шулай ук акциядә вице-премьер – ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров һәм республиканың урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев катнашты.
05.10.2013
Бу шимбәдә парламентарийлар һәм Дәүләт Советы Аппараты хезмәткәрләре Казан мемориаль паркында агачлар утырттылар, әлеге бакчада Парламент аллеясы барлыккка килде.

04.10.2013
Бүген Мәскәүдә Россия Президенты Владимир Путин бюджет акчаларын сарыф итү мәсьәләсе буенча РФ Дәүләт Советы утырышын уздырды. Дәүләт Советы эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
04.10.2013
“Бердәм Россия” партиясе вәкилләренә сентябрь сайлауларыннан соң, киеренкелекне бетерергә ярамый, киресенчә, кешеләр белән эшне, аларның проблемаларын чишүне яхшыртырга кирәк, дип белдерде Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев Мәскәүдә партия съездында.
04.10.2013
Бүген Казан федераль университетының Физика институтында автоматлаштырылган проектлау системаларының уртак лабораториясе - “КФУ-Аджилент” үзәге ачылды. Тантаналы ачылышта ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
03.10.2013

Бүген Казанның Спорт сараенда “Идел буе” конференциясендә Төнге хоккей лигасының өченче сезоны ачылды. “Звезды Ночной хоккейной лиги” һәм “Казанские Драконы” бер-берсен җиңә алмады. Россиянең һәвәскәрләр хоккей лигасы дип аталган Төнге хоккей лигасы 2012 нче елда булдырылган. Хәзерге вакытта ул - Россиянең иң зур спорт оешмасы. Сезонны ачу матчлары Казан, Санкт-Петербург, Чиләбе, Подольск һәм Мәскәүдә уза.

03.10.2013

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “СТС Медиа” холдингы генераль продюсеры, “Сеть Телевизионных Станций” ЯАҖ генераль директоры Вячеслав Муругов белән очрашты. Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Мабугат хезмәте җитәкчесе Андрей Кузьмин, “Татмедиа” Мабугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы җитәкчесе Ирек Миңнеәхмәтов катнашты.

03.10.2013
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Рус география җәмгыятенең Татарстандагы бүлеге попечительләр советы утырышын уздырды
03.10.2013

Бүген Казанда Муса Җәлил исемендәге Опера һәм балет театрының зәвык белән эшләнгән залында узган Укытучы көне күпләр күңеленә миллилеге, республика мәгариф системасының гасырлар төпкеленнән килгән традицияләрнең саклавы, аларның заман технолгияләре белән гармонияле үрелеп баруы турында сөйләүче чара буларак кереп калыр. Тантана башында күрсәтелгән, илнең икътисади нигезе мәктәптә үк салынуы, казанышлары нәкъ менә укытучылары белән бәйле икәнлеге турында сөйләгән фильм ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка да тәэсир итте.

Битләр: << 1721 1722 ( 1723 ) 1724 1725 1726 1727 1728 1729 1730 >>