Яңалыклар

28.09.2013

"Сочи-2013" халыкара инвестицион форумы - эшлекле очрашулар, яңа элемтәләр һәм эшлекле партнерлар эзләү өчен әйбәт мәйданчык ул. Мондый фикерне бүгенТатарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов журналистларга биргән интервьюсында әйтте.

28.09.2013

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Сочи-2013" форумы кысаларында "Ренова" компанияләр төркеме директорлар советы рәисе, "Сколково" фонды президенты Виктор Вексельберг белән очрашты. Очрашуда шулай ук "Алабуга" МИЗ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев, Татарстан Республикасы Президентының икътисадый мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Айрат Хәйруллин катнашты.

28.09.2013
Татарстанда 2013 ел капиталь ремонт программасына төзәтмәләр кертелгән. Бу хакта бүген ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Фәрит Хәнифов ТР Хөкүмәт йортында узган атналык киңәшмәдә белдерде. Киңәшмәне ТР Премьер-министры Илдар Халиков үткәрде.
28.09.2013
Бүгенге көннең төп бурычы – җылылык җибәрү. Бүген ТР Хөкүмәт йортында видеоконференция режимында узган атналык республикакүләм киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков шундый бурыч куйды. Ул социаль учреждениеләргә җылылык бирү вәзгыятен катастрофик дәрәҗәдә дип атады.
27.09.2013

Алга киткән нефть чыгару сәнәгате булу Татарстанның икътисадый һәм социаль үсеше өчен нигез булып тора һәм киләчәктә дә шулай булып калачак. Мондый фикерне бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Сочи-2013" форумының “Чимал регионнары: киләчәк буыннар өчен стратегия” темасына панель дискуссиясе барышында әйтте. Дискуссиядә шулай ук РФ энергетика министры Александр Новак, "Газпром" ААҖ идарәсе рәисе Алексей Миллер, "Лукойл" ААҖ башлыгы Ваһит Алекперов, Ханты-Манси округы губернаторы Наталья Комарова катнашты.

27.09.2013
2013 елның 27 сентябрендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ю.З. Камалтынов рәислегендә Татарстан Республикасы Балалар һәм яшьләрнең ялын, сәламәтләндерүен, мәшгульлеген оештыру буенча ведомствоара комиссиясенең утырышы узды.
Утырышта Татарстан Республикасының муниципаль берәмлекләр башкарма комитетлары җитәкчеләре, балалар һәм яшьләрнең ялын, сәламәтләндерүен, мәшгульлеген оештыру буенча район ведомствоара комиссия рәисләре катнашты.
27.09.2013

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Сочи-2013" халыкара инвестицион форумының пленар утырышында катнашты. Утырыш барышында Россия Федерациясе Хөкүмәт Рәисе Дмитрий Медведев чыгыш ясады.

27.09.2013
Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков “Россия ветераннар берлеге” Гомумроссия ветераннар иҗтимагый оешмасы рәисе – армия генералы Михаил Моисеев белән очрашты.

ТР Хөкүмәт йортында узган очрашуда шулай ук ТР Сугыш һәм хәрби хезмәт ветераннары иҗтимагый оешмасы рәисе Әхәт Юлашев, ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Ирина Просвирякова, “ РФ Оборона министрлыгының Казан суворов хәрби училищесе” җитәкчесе Владимир Чайников һәм ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының социаль үсеш идарәсе җитәкчесе Гүзәл Шакирова катнашты.
27.09.2013

Бүген Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев "Сочи-2013 инвестицион форумы кысаларында Татарстан Республикасы стендында инжиниринг үзәкләренең республикада булдырыла торган проектлары белән танышты. Проектларны Россия Премьер-министрына Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдир итте.

27.09.2013
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков “Дрофа” нәшриятының генераль директоры Ирина Кузнецова белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәт йортында узды, анда шулай ук ТР Премьер-министр урынбасары – фән һәм мәгариф министры Энгель Фаттахов, матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча “Татмедиа” республика агентлыгы җитәкчесе Ирек Миңнәхмәтов, “Татмедиа” ААҖ филиалы “Идел-Пресс” генераль директоры Ришат Хәсәнов һ.б. катнашты.

Битләр: << 1721 1722 1723 1724 1725 1726 ( 1727 ) 1728 1729 1730 >>