Җиңү паркында Парламент аллеясы утыртылды

05.10.2013

Бу шимбәдә парламентарийлар һәм Дәүләт Советы Аппараты хезмәткәрләре Казан мемориаль паркында агачлар утырттылар, әлеге бакчада Парламент аллеясы барлыккка килде.

Бүген республикада Экологик мәдәният һәм әйләнә-тирә мөхитне саклау елына багышлап күпләп агачлар һәм куаклар утырту акциясе уздырылды. Бу изге эш башкалада “Яшел рекорд” проекты кысаларында башкарыла.

Республика парламенты депутатлары һәм Дәүләт Советы Аппараты хезмәткәрләре дә әлеге акциягә кушылып Җиңү паркында агачлар утырттылар. Шәһәр халкының яраткан бакчасында тиздән тупыл агачлары шаулап үсәр.

Россия Конституциясенең 20 еллыгына багышлап юкә агачларыннан махсус аллея да утыртылды. Әлеге агачлар бакчаны ямьләп, паркка килүчеләр күңеленә шифа булып шаулап үсәр дигән өмет бар.


Җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара хезмәттәшлек бүлеге