Яңалыклар

03.10.2013
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Ислам хезмәттәшлеге оешмасы генераль секретаре Әкмәледдин Ихсаноглу белән очрашты. Ул “KAZANSUMMIT 2013” Россия һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең Халыкара икътисади саммитында катнаша.
03.10.2013

Бүген ТР Хөкүмәте белән Google компаниясе арасында Татарстанда инновацияләрне үстерүгә юнәлдерелгән ниятләр Меморандумына кул куелды. Документны ТР Премьер-министры урынбасары-мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов белән компаниянең генераль директоры Юлия Соловьева имзалады. Чара Казан IT-паркында “Татарстан, алга!” (“Татарстан, вперед!) мәгариф программасының рәсми ачылышы кысаларында узды. Тантанада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

03.10.2013

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда Малайзия компанияләренең берләштерелгән күргәзмә стендында булды. Аны Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, Малайзиянең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Зайнол Абидин Омар озата йөрде.

03.10.2013

Бүген Казанда Kazansummit'13 Россия һәм Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләренең V Халыкара икътисадый саммитын кысаларында Стратегик форум үткәрелде. Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Федерация Советы вице-спикеры Ильяс Умаханов, Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасының генераль секретаре Әкмәледдин Ихсаноглу катнаштылар.

03.10.2013
Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы учреждениеләренә һәм муниципаль районнар мәктәпләренә, Укытучылар көнен бәйрәм итү чаралары кысаларында, автобуслар тапшырды.

“Казан” атлы спорт комплексы мәйданчыгында уздырылган әлеге шатлыклы чарада ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, аның урынбасары Андрей Поминов, республиканың муниципаль берәмлекләре һәм мәгариф идарәләре һәм учреждениеләре җитәкчеләре катнашты.
03.10.2013
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте рәисе Илдар Халиков Россия һәм Ислам хезмәттәшлеге илләренең Kazansummit´13 халыкара икътисади форумы кысаларында эшлекле очрашулар уздырды. Ул “Форс” компаниясе төркемнәре Директорлар Советы рәисе Сергей Матвиенко һәм Төркиянең Bortech компаниясе генераль директоры Орхан Ихсаноглу белән хезмәттәшлек перспективлары турында фикер алышты.
02.10.2013

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ислам хезмәттәшлеге оешмасының генераль секретаре Әкмәледдин Ихсаноглу белән очрашты. Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган очрашуда Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советы вице-спикеры Ильяс Умаханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова катнашты.

02.10.2013

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең Kazansummit'13 халыкара икътисадый форумы кысаларында Төркия Республикасы делегациясе белән очрашты. Делегацияне Төркиянең Югары Милли мәҗлесе депутаты, Төркия Республикасының ПАСЕдагы вәкиле Мәүлет Чавушоглу җитәкли. Делегация составына шулай ук Искешәһәр провинциясе губернаторы Гүнгәр Азим Туна, Төркиянең эшлекле даирәләре вәкилләре кергән иде.

02.10.2013

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Kazansummit'13 халыкара икътисадый форумында катнашучы илләрнең илчеләре белән очрашты. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Президентының тышкы икътисадый эшчәнлек буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов катнашты.

02.10.2013

Россиядә Малайзиянең Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Зәйнел Абидин Омар җитәкчелегендәге Малайзия делегациясе белән бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Kazansummit'13 форумы кысаларында очрашты.

Битләр: << 1721 1722 1723 ( 1724 ) 1725 1726 1727 1728 1729 1730 >>