“Бердәм Россия”, Мәскәүдәге съездан соң, составын яңартты

04.10.2013


“Бердәм Россия” партиясе вәкилләренә сентябрь сайлауларыннан соң, киеренкелекне бетерергә ярамый, киресенчә, кешеләр белән эшне, аларның проблемаларын чишүне яхшыртырга кирәк, дип белдерде Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев Мәскәүдә партия съездында.

Съезда ТРдан 27 делегат катнаша, шул исәптән, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.

“Безнең сафларда 2150 мең кеше, аларның 50 меңе быел партиягә кергән, бу безнең партиягә карата ышанычның иң ачык күрсәткечләренең берсе”, - диде Медведев, съезда чыгыш ясаганда. Ул билгеләп үткәнчә, партия сентябрь сайлауларыннан соң, ныгыган.

“Партия даими рәвештә яңарып торырга тиеш, шул очракта гына анда кешеләрнең өмете акланырлык һәм җиңү яуларга чыганак бар”, - диде “БР” лидеры.
Бүген 170 кешедән торган “БР” Генераль советы составында яңа 35 кеше барлыкка килде. Делегатлар яшерен тавыш биргәндә, беренче тапкыр электрон системаны кулландылар.

Партия Уставына еллык ратоциянең 10 процентлы түгел, ә 15 процентлы принцибын күз алдында тоткан үзгәрешләр кертелде. Шулай ук бүген съезда Югары советның кайбер вәкилләренең вәкаләтләре тәмамланды һәм аның составына яңа вәкилләр сайланды.

Бүген “БР” съезды партия Уставының яңа редакциясен хуплады, дип игълан итте партиянең рәисе, Премьер-министр Дмитрий Медведев.

Аерым алганда, яңа редакция нигезендә, хәзер әгәр дә партиянең берәр вәкиленә карата җинаять эше кузгатылса, ул тиз арада партиядән чыгарыла. Аның гаепсезлеге расланса, вәкиллеге кире кайтарыла ала.

Премьер милләтара мөнәсәбәтләр проблемасына да тукталды. Ул этник анклавларның оешуы мөмкин түгеллеген белдерде.

Медведев гражданнарны кабул итү бүлмәләре җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп, ассызыклап үткәнчә, андагы кешеләргә булган мөнәсәбәттән партиягә карата мөнәсәбәт формалаша.

Партия лидеры җыелганнарга рәхмәт белдерде, аларга сабырлык, батырлык, сәламәтлек теләде, шулай ук кайбер җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәләре җитәкчеләрен рәхмәт грамоталары белән бүләкләде.

Җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара хезмәттәшлек бүлеге