Яңалыклар

14.10.2013

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Француз импрессионистлары һәм алар чоры» исемле күргәзмә карады. Исегезгә төшерик, әлеге күргәзмә «Эрмитаж-Казан» үзәгендә 11 октябрь көнне ачылды (Казан Кремле территориясендә), биредә Дәүләт Эрмитажы җыелмасыннан атаклы импрессионист-рәссамнар хезмәтләрен күреп була.  

12.10.2013
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе, “Яңарыш” фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев, Казан һәм Татарстан митрополиты Анастасий Зөя утрау-шәһәрендә булдылар. Анда “Татарстанның мәдәни мирасы: борынгы Болгар шәһәре һәм Зөя утрау-шәһәре” комплекслы программа кысаларында киңкүләмле торгызу эшләре башкарылган, реставрацияләүдән соң аерым православие объектларын тәкъдир итү булды.
12.10.2013

Бүген Татарстан Яшел Үзән районы Осиново авылында “Шатлык” яңа балалар бакчасы ачылды. Бу тантаналы чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

12.10.2013

Татарстанның аграр югары уку йортлары һәм техникумнары республика авыл хуҗалыгы өчен кирәкле белгечләр әзерләүгә бөтен көчләрен куярга тиеш. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоконференция режимында Хөкүмәт Йортында узган атналык киңәшмәдә хәбәр итте.

12.10.2013

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоконференция режимында узган атналык киңәшмәдә муниципалитетлар башлыкларына газ белән тәэмин итү объектларының иминлеген тәэмин итү мәсьәләләрен махсус контрольгә алуны кушты.

12.10.2013

Татарстанда 2013 елда күп фатирлы йортларга һәм мәктәпләргә капиталь ремонт ясау буенча төп эшләр тәмамланган, әмма кайбер объектларда эчке эшләр алып барыла әле, шулай ук документларны рәсмиләштерү дәвам ителә. Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Хөкүмәт Йортында видеоконференция режимында узган киңәшмәдә менә шундый күрсәткечләр аталды.

11.10.2013
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм аның хатыны Сәкинә ханым Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында “Мәхәббәт FM” исемле яңа спектакль карадылар, аның премьерасы 5 октябрьдә узды һәм 108 нче театр сезонының беренче премьерасы булды.
11.10.2013
Казанда Россия мәдәният министры Владимир Мединский һәм Дәүләт эрмитажы директоры Михаил Пиотровский катнашуында “Француз импрессионистлары һәм аларның эпохасы” исемендә бердәнбер күргәзмә ачылды. Күргәзмәнең рәсми ачылышында ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Илдар Халиков,ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин һәм “Казан Кремле” музей-саклаулыгы директоры Зилә Вәлиева катнашты. Аларның һәркайсы күргәзмәнең Казан өчен генә түел, ә бәлки Россия һәм бөтен дөнья өчен аеруча мөһимлеген белдерделәр.
11.10.2013
Бүген Татарстан Республикасының Лаеш районы Сокуры авылында участок полиция хезмәткәрләре өчен административ-торак комплексын ачу тантанасы узды. Бу тантаналы чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, РФ Эчке эшләр министрлыгының җәмәгатьчелек тәртибен саклау һәм РФ субъектларының башкарма хакимияте органы белән үзара бәйләнешләрне координацияләү буенча баш идарәсе җитәкчесе Юрий Демидов, ТР буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин һәм Лаеш район хакимияте башлыгы Михаил Афанасьев катнашты.
11.10.2013
Бүген Казанда полиция һәм янгын сүндерүчеләр арасында Бөтендөнья уеннарында җиңү яулаган ТР Эчке эшләр министрлыгының хоккей һәм волейбол командаларын хөрмәтләделәр. Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков аларны җиңүләре белән котлады. Тантаналы чарада РФ Эчке эшләр министрлыгының җәмәгатьчелек тәртибен саклау һәм РФ субъектларының башкарма хакимияте органы белән үзара бәйләнешләрне координацияләү буенча баш идарәсе җитәкчесе Юрий Демидов, ТР буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин, Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов катнашты.

Битләр: << 1711 1712 1713 1714 1715 1716 1717 1718 1719 ( 1720 ) >>