Бүген Казанда ВТБ Бердәм Лигасы чемпионаты буенча җирәбә салу узды. Чарада Россия Федерациясе Президенты Администрациясе җитәкчесе, ВТБ Бердәм Лигасы президенты Сергей Иванов, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ВТБ идарәсе рәисенең беренче урынбасары Василий Титов катнаштылар. Вакыйга урыныннан Интернет челтәрендә туры трансляция булды.
Бүген Казанга эшекле визит белән Россия Федерациясе Президенты Администрациясе җитәкчесе Сергей Иванов килде. "Казан" халыкара аэропортында Сергей Ивановны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм башка рәсми затлар каршы алды. Килеп җитүгә кунак Рөстәм Миңнеханов белән бергә Казан Ратушасына юл тотты, анда ВТБ Бердәм Лигасы Советының утырышы узды (исегезгә төшерәбез, Сергей Иванов - ВТБ Бердәм Лигасы Президенты).
“Без студентлар спорты дөньяда үзенең лаеклы урын алуын телибез. Чөнки бүген без студентлар спортының ролен бәяләп бетермибез әле. Безнең университетларның башка юлы юк, яшьләр төрле нәрсәләр белән кызыксыналар, ә спорт бит ул кешеләрне берләштерә.Татарстанда һәм Россиядә – Россия спорт студентлар берлеге аша – студентлар спорты һәрчак лаеклы урында булачак”, - дип белдерде бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов ”Университет һәм Олимпия спорты: ике модель – бер максат?” FISU фәнни конференциясен ачканда. Конференция бүген Универсиада авылы территориясендә Халыкара мәгълүмат үзәгендә ачылды. Исегезгә төшерәбез, FISUның мондый конференцияләре гадәттә Бөтендөнья җәйге универсиадасы кысаларында 1990 елдан башлап ике ел саен уздырыла. Казанда конференция 2013 елның 14 июленнән алып 17 июленә кадәр узачак. Конференцияне ачуда Халыкара студентлар спорты федерациясе (FISU) президенты Клод-Луи Галльен, статс-секретарь, Россия спорты министры урынбасары Наталья Паршикова, FISUның беренче вице-президенты, Россия студентлар спорты берлеге башлыгы (РССС) Олег Матыцин, Россия Олимпия комитеты генераль секретаре Марат Бариев һәм башка рәсми затлар катнашты.
Бүген XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасы узучы Казанда, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Россия җыелма командасы әгъзалары белән очрашты. Очрашу Ишкәкле спорт төрләре үзәгендә (Урта Кабан күле) узды, монда ирекле көрәш, җиңел атлетика, фехтование, йөзү, авыр атлетика, билбаулы көрәш ярышларында җиңүчеләр һәм 2013 җәйге Унивесиадасы призерлары катнашты. Владимир Путин җиңүчеләрне һәм призерларны котлады һәм киләчәктә ярышларда катнашучы спортчыларга уңышлар теләде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов “Эколаб” компаниясе җитәкчелеге вәкилләре белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда Ecolab Inc компаниясенең региональ элемтәләр бүлекчәсе президенты Кристоф Бек һәм Россия һәм БДБ буенча вице-президенты һәм генераль директоры Вацлав Харант һәм башкалар катнашты.
Татарстан Республикасы белән “ИТАР-ТАСС” мәгълүмат агентлыгы арасында мәгълүмати хезмәттәшлек турында килешүгә бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында төзелде. Документка Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов һәм “ИТАР-ТАСС” генераль директорының беренче урынбасары Михаил Гусман имза салды.