Герман Греф Россия Сбербанкының "Татарстан банкы" бүлегенең коллективы белән очрашты

03.12.2013

Бүген Татарстан республикасына эш визиты кысаларында “Россия Сбербанкы” ААҖ идарә рәисе-президенты Герман Греф "Татарстан банкы" бүлеге коллективы белән очрашты. Казандагы баш офистагы бүлектә узган очрашуда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

Бер сәгатьлек лекциядә Сбербанк башлыгы "Татарстан банкы" хезмәткәрләренә банк җитәкчелеге кертүче корпоратив идеяләр турында сөйләде.  

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үз чиратында Россия Сбербанкының казанышлары белән соклануын белдерде. "Герман Греф үрнәгендә без ничек итеп чын лидер барысын да үзгәртә алганын күрәбез.Һәм мин Россия Сбербанкының дөнья банкына әйләнәчегендә бер дә шикләнмим", - дип белдерде Р.Миңнеханов.

Аның сүзләренчә, Герман Грефның күп кенә идеяләре Татарстан җитәкчелеге белән дә ашырыла.

"Үз эшебездә без ахыргы максат турында да уйларга тиеш, безнең илебез нинди булачагы турында уйларга тиеш. Россия киләчәге безгә бәйле, - дип мөрәҗәгать итте Татарстан Президенты. - Һәм һәр кеше үз өлешен кертергә тиеш, үзе горурланырлык эшләр эшләргә тиеш".

Очрашу ахырында Рөстәм Миңнеханов Рөстәм Миңнеханов Татарстан Президентының рәхмәтләрен тапшырды. Беренчесе Герман Грефка тапшырылды, Болгар һәм Свияжск һәйкәлләрен торгызуда катнашуы өчен.


ТР Президенты Матбугат хезмәте. Михаил Миронов