Бүген Әлмәттә (Татарстан Республикасы) Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Татнефть» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы уздырылды.
Директорлар советы эше барышында «Татнефть» ААҖнең 2014 елның гыйнвар аена бюджеты үтәлеше каралды һәм март аена бюджеты расланды.
Бүген Әлмәттә “Татнефть” ААҖ нең төп офисында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың кече нефть компанияләре җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде. Анда 2013 ел эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм 2014 елга бурычлар каралды. Киңәшмәдә “Татнефть” генераль директоры Наил Маганов, ТР тармак министрлыклары һәм ведомстволары, федераль органнарның территориаль бүлекчәләре җитәкчеләре катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов миграцион процесслар өлкәсендә прокурорлык күзәтчелеген оештыруга багышланган Идел буе федераль округының прокуратура хезмәткәрләре семинарында катнашты. Семинар Казан ратушасының Колонналар залында үтте, анда шулай ук Россия Федерациясе Генераль прокуратурасының ИФОнда идарәсе башлыгының урынбасары Александр Корсунов, гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен үтәүне күзәтү идарәсе урынбасары Николай Честных һәм башкалар катнаштылар. Чыгыш ясаучылар арасында Татарстан Республикасы прокуроры Илдус Нәфыйков та булды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Европада иң эре һәм ел саен уздырыла торган мобиль индустрия күргәзмәсендә булды. Ул бүген ачылган күргәзмә экспозициясен карап чыкты, анда бөтендөнья алдынгы җитештерүчеләренең яңа товарлары куелган.
Бүген Барселонага эш визиты кысаларында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җәяүле экскурсия вакытында шәһәр хуҗалыгы өлкәсендәге инновацион алымнар белән танышты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Барселонага эш сәфәре кысаларында Испания Каталониясенең башкаласы Барселонаның шәһәр тирәлеген трансформацияләүдәге тәҗрибәсе белән танышты.