2014 елда Татарстан республикасында 68 авыл торак пунктына каты өслекле юллар салыначак. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин хәбәр итте. Киңәшмәне бөтен муниципаль районар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә шулай ук ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты. Ленар Сафин билгеләп үткәнчә, 68 торак пунктның 40на юллар асфальтобетон өслекле, ә 28нә - күчеш төрендәге өслек белән салыначак.
2014 елның 14 мартына Татарстан Республикасында 543,1 мең кв. м. торак тапшырылган, бу еллык заданиенең 22,6%ын тәшкил итә. Шул исәптән соңгы ике атнада 105,1 мең кв. м. торак гамәлгә кертелгән. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Фәрит Хәнифов хәбәр итте. Киңәшмәне республиканың барлык мунициципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты. Торак төзелеше һәм социаль объектлар төзү программаларын гамәлгә ашырыла мәсьәләләре буенча алдагы киңәшмәнең беркетмәсен үтәү турында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты аппаратының Төзелеш, транспорт, торак-коммуналь һәм юллар хуҗалыгы идарәсе башлыгы Илдар Сибгатуллин сөйләде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында “Рус география җәмгыятенең” БИО Татарстан Республикасындагы бүлекчәсенең су асты-тикшеренү отряды әгъзалары – “Салкын полюсы” рекорд проектында катнашучылар белән очрашты. Дайверлар Президентка әле генә тәмамланган Якутиядәге салкын полюсы янында урнашкан күлләргә рекордлы экспедиция турында сөйләделәр. Очрашуда Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы вице-премьеры – ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров катнаштылар.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясеннән депортацияләнергә йә административ чыгарып җибәрелергә тиешле чит ил гражданнарын һәм гражданлыксыз затларны вакытлыча тоту үзәгендә булды.
Иртәгә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында «Рус география җәмгыятенең» БИО Татарстан Республикасындагы бүлекчәсенең су асты-тикшеренү отряды әгъзалары – «Салкын полюсы» рекорд проектында катнашучылар белән очрашачак.