Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Красноярск икътисадый форумында катнашу өчен Красноярскига килде.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кичә, 2014 елның 26 февралендә, федераль массакүләм матубгат чараларына Татарстан җитәкчелеге, Татарстан Дәүләт Советы һәм Бөтендөнья татар конгрессы Кырым татарларын Кырымда яшәүче рус кешеләре белән тынычлык һәм татулыкта яшәргә өндәүләрен белдерде. Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советының чираттан тыш утырышында Кырым Автономияле Республикасы халыкларына мөрәҗәгать кабул ителде. Мөрәҗәгать текстында, аерым алганда, шундый сүзләр бар: “Татарстан Республикасы Дәүләт Советы иҗтимагый-сәяси һәм социаль-икътисадый вәзгыятькә тирән борчылып, көч куллануны гаепләп һәм “мәйдан” аша аерым төркемнәр файдасына сәяси карарлар кабул итүне, бу омтылышларның Кырым Автономияле Республикасы территориясенә үтеп керүен булдырмаска өнди”.