Бүген Казанда «Энергетика. Ресурсларны сак тоту» 15-нче халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсе эшен башлады. "Казан ярминкәсе" үзәгендә ачылу тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТКХ реформалау фондының күзәтүчеләр советы рәисе Сергей Степашин, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, РФ энергетика министры урынбасары Антон Инюцын, ТКХ реформалау фондының генераль директоры - идарәсе рәисе Константин Цицин катнаштылар.
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Динамо-Казан” волейболчылар клубы әгъзалары – 2013/2014 еллар сезоны Чемпионнар лигасы җиңүчеләре белән очрашты.
ТКХ реформалау фонды дәүләт корпорациясенең Күзәтүчеләр советы рәисе Сергей Степашин бүген Казанда узучы күп фатирлы йортларга капиталь ремонт программасын һәм гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерү программасын Татарстан Республикасында гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча республика киңәшмә барышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановтан Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалау фонды эшенең механизмнарын камилләштерү буенча тәкъдимнәрен тәкъдир итүен сорады. Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмә эшендә шулай ук ТКХ реформалау фонды дәләт корпорациясенең генераль директоры - идарәсе рәисе Константин Цицин катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында "Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалау фонды" дәүләт корпорациясенең Күзәтүчеләр советы рәисе С.В.Степашин һәм "Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалау фонды" дәләт корпорациясенең генераль директоры - идарәсе рәисе К.Г.Цицин белән очрашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Эрнст энд Янг» (Ernst&Young) компаниясе җитәкчелегенең вәкилләре белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. Очрашуда Татарстан Республикасы ягыннан тагын ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов катнаштылар.
Грециянең Циклад утраулары регионы губернаторы Георгиос Пуссеос җитәкчелегендәге делегациясе белән бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты. Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган очрашуда шулай ук Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов та катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татар авыллары эшкуарларының өченче бөтенроссия җыенының пленар утырышында чыгыш ясап, авыл эшкуарларының һәм бизнесменнарының татар халкының телен, мәдәниятен һәм традицияләрен үстерүгә керткән өлешләрен билгеләп үтте.
Татарстан Республикасында муниципаль берәмлекләр чикләрен билгеләү буенча алып барыла торган эш турында ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев хәбәр итте. Киңәшмәне бөтен муниципаль районар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан республикасы Президекнты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә шулай ук ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.