Бүген ТР Хөкүмәте йортында узган республикакүләм киңәшмәдә ТР экология һәм табигый ресурслар министры Артем Сидоров 1 апрельдә республикада башланган санитар-экологик чистарту ике айлыгы барышы хакында сөйләде. Киңәшмәне гадәттәгечә видеоконференцэлемтә режимында бөтен муниципаль районнар белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Җирле үзидарә органнары - хакимият терәге булган ныклы көч, бүгенге көндә аның ролен һәм әһәмияте әйтеп бетергесез. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җирле үзидарә көне уңаеннан Муниципаль берәмлекләр советы президиумы һәм ревизия комиссиясе әгъзалары белән очрашу вакытында белдерде. Рөстәм Миңнеханов шулай ук җирле үзидарә көнен оештыру турындагы Указны 2012 елның июнендә Россия Президенты Владимир Путин имзалаганын искәртте. Яңа бәйрәм календарьга "җирле үзидарә институты ролен һәм әһәмиятен үстерү, демократия һәм гражданлык җәмгыятен үстерү максатында" кертелә.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Төбәкара клиник-диагностика (ТКДҮ) үзәге эшенә уңай бәя бирде. Республика башлыгын ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин һәм Төбәкара клиник-диагностика үзәге генераль директоры Рөстәм Хәйруллин озатып йөрде.
ЧТПЗ Директорлар советы рәисе белән бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Очрашуда республика ягыннан ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнаштылар. Очрашу кысаларында Рөстәм Миңнеханов һәм Александр Федоров "АЛНАС" заводы ("Әлмәт насос заводы") үсеше перспективалары турында сөйләштеләр. Әлеге завод - "Римера" компанияләр төркеме активы, ЧТПЗ төркеменең нефть сервисы дивизионына керә.
Татарстан Республикасы Президенты Казакъстан Республикасының II дәрәҗә “Достык” ордены (“Дуслык” ордены) белән бүләкләнде. Бүген Казан Кремлендә республика башлыгына бүләкне Казакъстан Республикасының РФдәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Марат Таҗин тапшырды. Тапшыру тантанасы Рөстәм Миңнехановның һәм Марат Таҗинның очрашуыннан соң үткәрелде.
Татарстан Республикасы сәнәгать комплексының тотрыклы эшчәнлеге республикага күп кенә социаль-икътисади бурычларны хәл итәргә мөмкинлек бирә. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Куркынычсызлык советының, ТРда Террорчылыкка каршы комиссиянең, ТРда хокук тәртибен тәэмин итү буенча Координацион киңәшмәнең киңәйтелгән уртак утырышында белдерде. Утырыш Казан Кремленең Вәкиллек корпусында узды, анда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Куркынычсызлык советы секретаре Валерий Власов һәм башкалар катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Гонконгка ике көнлек эш сәфәре кысаларында Гонконг финанслар министры Джон Цанг белән очрашты. Яклар Гонконг һәм Татарстанның икътисади һәм инвестицион мөмкинлекләре турында фикер алыштылар.