Җирле үзидарә органнары - хакимият терәге булган ныклы көч, бүгенге көндә аның ролен һәм әһәмияте әйтеп бетергесез. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Җирле үзидарә көне уңаеннан Муниципаль берәмлекләр советы президиумы һәм ревизия комиссиясе әгъзалары белән очрашу вакытында белдерде.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук Җирле үзидарә көнен оештыру турындагы Указны 2012 елның июнендә Россия Президенты Владимир Путин имзалаганын искәртте. Яңа бәйрәм календарьга "җирле үзидарә институты ролен һәм әһәмиятен үстерү, демократия һәм гражданлык җәмгыятен үстерү максатында" кертелә.
Татарстанда бүген җирле үзидарә структурасы вертикаль рәвештә төзелгән, һәм бу структура – бердән бер гражданнар белән тыгыз үзара элемтәдә булучы, дип әйтте Рөстәм Миңнеханов, һәм безнең максат - җирле үзидарә ролен һәм дәрәҗәсен арттыру.
ТР Президенты искәрткәнчә, республикада 955 муниципаль берәмлек бар, шуларның 910 - авыл җирлекләре, 43 - муниципаль районнар һәм 2 шәһәр округы.
Ул шулай ук җирле үзидарә органнары эшендә ярдәм итүче республика программмалары турында сөйләде. Алар арасында мәктәпләрне капиталь ремонтлау программасы, "Чиста су", авыл җирлекләре пунктларында яктыртуны төзекләндерү, авылларны каты өслекле юллар белән тәэмин итү, фельдшер-акушерлык пунктларын төзү һәм башкалар.
ТР Президенты шулай ук Муниципаль берәмлекләр советы президиумы әгъзаларына, урыннарда уздыра торган эшләре өчен, рәхмәт белдерде. Сез безнең фундаментыбыз, нигезебез, дип әйтте ул, сезнең җәмгыятьтәге ролегезне аңларга, сез хәл итә торган җитди мәсьәләләрне дөрес бәяләргә кирәк.
Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйть Шакиров белдергәнчә, “Россия Федерациясендә дә җирле үзидарәләрне оештыруның гомум принциплары турында”гы Федераль закон кабул ителүгә 10 ел узды, документка 70 тән артык төзәтмә кертелде.
Татарстанда җирле үзидарә органнары съездлары – ул республика дәрәҗәсендә үткәрелә торган иң эре чаралар, алар һәрвакыт беренче затлар катнашында уза, дип билгеләп үтте М.Шакиров.
ТР Муниципаль берәмлекләр советы рәисе бүген эшләргә кирәкле мәсьәләләрне билгеләде. Аерым алганда, территориаль иҗтимагый үзидарә оештыру мәсьәләсе. Ул, шулай ук, сайланган депутатлар эшчәнлеген активлаштыруга игътибарны юнәлтте. Рөстәм Миңнеханов бу мәсьәләне шәрехләп, депутатларның эшчәнлеге үтә күренмәле һәм җәмгыятькә билгеле булсын өчен билгеле эш башкарырга тәкъдим итте. Мисал өчен, Интернет челтәрендә депутатлар үз эшчәнлеләре турында хисап урнаштыра ала торган ресурс булдыру.
М.Шакиров җирле үзидарә органнарына закон инициативасы хокукын бирергә тәкъдим итте. ТР Президенты бу мәсьәләне ТР Дәүләт Советы каравына чыгару бурычын куйды.
Аннары очрашуда катнашучылар җирде үзидарәнең заманча җәмгыятьтә ролен арттыруга кагылышылы мәсьәләләр буенча фикерләште