Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Эксперт” журналының баш мөхәррире Валерий Фадеев белән очрашты.
ТР Хөкүмәте йортында узган очрашуда “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Нурия Беломоина һәм ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесенең урынбасары Эдуард Хәйрулллин катнашты.
Яклар үзара файдалы хезмәттәшлек перспективалары, шул исәптән Татарстанда “Эксперт” журналы филиалын ачу мөмкинлеге буенча фикер алыштылар.