Яңалыклар

03.05.2014
Татарстан Республикасының 40 муниципаль берәмлегендә күп фатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау буенча эшләр 687 объектта башланган ( планлаштырылганның 86,6 %). Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында ТР Премьер-министры Илдар Халиков уздырды.
02.05.2014

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Гыйрак Көрдстанына визит белән килде. Әрбил шәһәре аэропортында ТР Президентын Гыйрак Көрд автономияле округының Региональ Хөкүмәте Премьер-министры Нечирван Барзани каршы алды. Татарстан делегациясе составына шулай ук ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Руслан Кәбиров, «Татнефть»  ААҖ генераль директоры Наил Маганов, «КАМАЗ»  ААҖ генераль директоры Сергей Когогин, «ТАИФ» ААҖ  генераль директоры Альберт Шиһабетдинов һәм башкалар бар.

01.05.2014
Бүген Чаллыда “Ватан-ана” (“Родина-мать”) мемориаль комплексы янында хәрби-спорт оешмаларының һәм кадет корпусларының “Берлек-2014 – Җиңү варислары” («Союз-2014 - наследники Победы») Бөтенроссия яшьләр укыту җыенының тантаналы ачылышы узды.
Анда ТР Премьер–министры Илдар Халиков, Чаллы шәһәре мэры Васил Шәйхразиев, ТР хәрби комиссары Сергей Погодин, очучы-космонавт, Россия Герое, Кыргызстан Герое Салиҗан Шәрипов, ирекле көрәш буенча Россиянең баш тренеры Хаҗимурад Магомедов һ.б катнашты.
01.05.2014
Казанда Янгын сүндерүчеләр оешмасына 365 ел тулу хөрмәтенә шәһәр күләмендә бәйрәм узды. Тантанада ТР гражданнар оборонасы җитәкчесе - ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
01.05.2014

Рөстәм Миңнеханов «Газпром» ААҖ идарәсе рәисе Алексей Миллерга «Зенит-Казан» волейбол клубына Татарстан һәм Россия спорты данына керткән өлешләре, илебез волейбол мәктәбе абруен арттырган өчен «Газпром» компаниясе тарафыннан күрсәтелгән ярдәм өчен рәхмәт белдерде.

Бу хакта «Газпром» ААҖ идарәсе рәисе Алексей Миллер адресына Рөстәм Миңнеханов исеменнән җибәрелгән Хөкүмәт телеграммасында болай диелә:

01.05.2014

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Зенит-Казан» волейбол клубы җитәкчелеген һәм спортчыларын, шулай ук Татарстан Республикасы Волейбол федерациясе җитәкчелеген 2014 елгы Россия чемпионатында җиңүләре белән котлады.

Рөстәм Миңнеханов исеменнән Татарстан Республикасы Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин, «Зенит-Казан» волейбол клубы президенты Рәфкать Кантюков, «Зенит-Казан» волейбол клубы баш тренеры Владимир Алекно һәм клуб спортчылары адресына котлау телеграммасы җибәрелде.

30.04.2014

Бүген Антальяда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия компанияләре вәкилләре белән очрашты. Очрашуларда Төркия компанияләренең Татарстанда хезмәттәшлек проектларын гамәлгә ашыру мөмкинлекләре буенча фикер алышынды.

30.04.2014
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Анталья шәһәре мэры Мендерес Түрәл белән очрашты.
30.04.2014
Татарстан җитәкчелеге Төркия провинциясе Антальядан икътисадның төрле өлкәләренә инвесторлар җәлеп итәргә тели һәм аларга киң мөмкинлекләр тәкъдим итә. Бу хакта Татарстан делегациясе вәкилләре Антальяда Татарстан-Төркия форумында катнашучыларга хәбәр иттеләр. Форум эшендә шулай ук Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм йөздән артык төрек бизнесмены катнашты. 
30.04.2014
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендәге Татарстан делегациясе әгъзалары Төркия провинция Антальянең Сәүдә-сәнәгать палатасы Директорлар советы рәисе Четин Осман Будак белән очрашты. Анталья Сәүдә-сәнәгать палатасы штаб-фатирында очрашуда шулай ук ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, ТР Дәүләт туризм комитеты рәисе Сергей Иванов, республиканың сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Руслан Кәбиров, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык төлек министрының урынбасары Ришат Хәбипов, Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамиль Агеев катнаштылар. 

Битләр: << 1641 1642 1643 1644 ( 1645 ) 1646 1647 1648 1649 1650 >>