Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Кырым Автономияле Республикасына эш сәфәре кысаларында Симферополь Җәмигъ мәчетендә булды. Рөстәм Миңнеханов һәм аны озатып йөрүче затлар кырым татарлары белән очраштылар һәм танылган мәгърифәтче, сәясәтче Исмәгыйль Гаспралының Бакчасарайдагы музей-йортында булдылар.
Бүген иң мөһиме – Кырымда тынычлык, милләтара һәм диниара татулык булсын. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бу хакта бъген Кырым Автономияле Республикасына эш сәфәре барышында Симферопольдә белдерде. Бүген шунда ук Татарстан Республикасы белән Кырым Автономияле Республикасы арасында хезмәттәшлек турында килешүгә имза салынды. Татарстан ягыннан документка – Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин, Кырымнан – Кырым Автономияле Республикасы Министрлар Советы Рәисе урынбасары Рөстәм Тимергалиев имза салды.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген, 2014 елның 5 мартында, Кырым Автономияле Республикасында эш сәфәрендә. Эш сәфәре кысаларында Кырым Автономияле Республикасы җитәкчелеге белән очрашулар планлаштырылган. Көннең беренче яртысында Кырым Автономияле Республикасының Югары Рада Рәисе Владимир Константинов белән әңгәмә булачак.
Икътисадны модернизацияләү һәм Россияне инновацион үстерү буенча Россия Федерациясе Президенты каршындагы Совет президиумы утырышы бүген Горкида (Мәскәү өлкәсе) уздырылды. Утырышны Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев алып барды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты, Россия инновацион регионнары ассоциациясе советы рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.