Яңалыклар

29.08.2014

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Иннополис» университеты магистрлары белән очрашты.

Очрашу «Корстон» (Казан) кунакханә комплексында узды, анда шулай ук Россия Федерациясе Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров,Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров һәм башкалар катнашты.

29.08.2014
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин исеменә РФ Федераль Җыенының Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенкодан телеграмма килде.

29.08.2014

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы мәйданда муниципаль берәмлекләр арасында еллык республикакүләм смотр-конкурс лауреатларын бүләкләү тантанасы узды. Республика көне алдыннан бәйгедә җиңү яулаган муниципаль берәмлекләргә автомобиль һәм микроавтобус ачкычларын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды.

29.08.2014
Бүген Горький исемендәге Яшел Үзән заводында (предприятие “Ак Барс” холдинг компаниясе” ААҖ компанияләре төркеменә керә) 21631 проекты кече ракета корабына нигез салу тантанасы узды.

Бу чарада Ингушетия Республикасы башлыгы Юныс бәк Евкуров, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Россия Хәрби- Диңгез флоты башкомандующие Виктор Чирков, Кара диңгез флоты башкомандующие Александр Витко, Каспий флотилиясе командующие Илдар Ахмеров, Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Александр Тыгин, “Ак Барс” холдинг компаниясе генераль директоры Иван Егоров катнашты.
29.08.2014

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Корея Республиканың Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Ви Сон Лак белән очрашты.

29.08.2014

Бүген «Алабуга» махсус икътисадый зонада «Джошкуноз» компаниясенең автомобильләр өчен кузов детальләрен җитештерү буенча яңа штамплау производствосын эшләтеп җибәрделәр. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, шулай ук ТР вице-премьеры – сәнәгать һәм сәнгать министры Равил Зарипов, Алабуга районы башлыгы Геннадий Емельянов, Чаллы мэры Васил Шәехразиев катнашты.

29.08.2014

Бүген “Алабуга” махсус икътисадый зонада Armstrong Америка компаниясенең төзелеп килүче түшәм япмаларын җитештерүче заводында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов булды.

28.08.2014
Бүген кич белән Татарстан Республикасына Ингушетия Республикасы башлыгы Юныс бәк Евкуров килде. “Казан” халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин каршы алды.
28.08.2014
Бүген Байлар Сабасында яңа балалар бакчасы ачылды. Тантанада Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашты. 120 балага исәпләнгән мәктәпкәчә яшьтәгеләр учреждениесе “Шоколад” исемен йөртәчәк.

Илдар Халиков ТР Президенты исеменнән һәм шәхсән үз исеменнән балаларны һәм аларның әти-әниләрен балалар бакчасы ачылу белән котлады. “Бу көннәрдә сездә генә түгел, республика буенча 56 яңа балалар бакчасы ачыла. Сезнең бакча да сыйфатлы итеп төзелгән, бик кызыклы исем дә тапкансыз. “Шоколад” барыгыз өчен яраткан урыныгыз булсын” ,– диде ул.
28.08.2014

Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Анкарага Төркия Республикасы Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган инаугурациясендә катнашу өчен килде.

Битләр: << 1591 ( 1592 ) 1593 1594 1595 1596 1597 1598 1599 1600 >>