Яңалыклар

28.08.2014
28 августта ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанның Мамадыш районына эш сәфәре белән барды. Анда ул балалар бакчасы ачылышында катнашты, күп фатирлы торак йортка күченүчеләрне котлады, район активы белән очрашты. Көннең икенче яртысында парламент башлыгы авыл халкының эштә активлыгын арттыру һәм хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү мәсьәләләре буенча быелга дүртенче зональ семинар-киңәшмә уздырды.
28.08.2014
“КАМАЗ” заводын һәм Чаллы шәһәрен төзүчеләр чын хезмәт батырлыгы ясадылар. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Автоградта үткәрелгән “КАМАЗ” төзелеше ударниклары слетында белдерде.
28.08.2014

Бүген Казан Кремлендә алдынгы татарстанлыларга: табиблар һәм укытучыларга, төзүчеләр һәм мәдәният хезмәткәрләренә, Бөек Ватан сугышы ветераннарына, күп балалы аналарга - барлыгы 57 кешегә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре тапшырылды. Тантаналы чара Пушечный дворның кабул итү мәҗлесләре залында узды. Бүләкләрне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды.

28.08.2014

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Татнефть» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында үткәрелде.

27.08.2014

«Казаноргсинтез» ААҖнең Татарстан үсешенә зур өлеш кертүен бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов заводта булганда билгеләп үтте. Ул кайбер производстволарны карап чыкты һәм предприятие хезмәткәрләре белән очрашты. Аны Казан мэры Илсур Метшин озата йөрде.

27.08.2014

Бүген Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ директорлар советының чираттагы утырышы булды. 3-5 сентябрьдә Казанда химия һәм нефть химиясе комплекслары объектларында дәүләт контроле мәсьәләләре буенча Бөтенроссия семинар-киңәшмәсе һәм Ростехнадзорның нефть-газ комплексында куркынычсызлык буенча фәнни-техник советы секциясе утырышы үткәреләчәк, дип хәбәр итте анда Россия экологик, технологик һәм атом күзәтчелеге буенча федераль хезмәтнең (Ростехнадзор) Идел буе идарәсе җитәкчесе Борис Петров.

27.08.2014
Бүген “Татфондбанк” АИКБ” ААҖ Директорлар советы киңәшмәсе һәм акционерларның чираттан тыш гомуми җыелышы узды.

Акционерларның гомуми җыелышы тарафыннан Директорлар советының яңа составы сайланды. Аңа Директорлар советының элеккеге составыннан барлык 9 кеше, һәм шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, UBS инвестицион банкның Көнчыгыш Европа һәм БДБ буенча финанслауны оештыру буенча дирекция җитәкчесе, идарәче директор Анатолий Иофе керде.
27.08.2014
Россия Федерациясе Премьер-министры Дмитрий Медведев бүген 2014-2015 уку елы башлануга мәгариф системасының әзерлеге турында видеоконференция режимында бөтенроссия киңәшмәсен уздырды. Казан Кремленнән видеоэлемтә буенча киңәшмәдә Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы Илдар Халиков катнашты.
27.08.2014

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның 26 нчы микрорайонында яңа боз сарае төзелеше мәйданчыгына капсула салу тантанасында катнашты (Чуйкова ур., 89 а). Гомумән проектта комплекс төзү каралган, анда боз хоккей мәйданчыгы, тренажер залы, ярдәмчел бүлмәләр булачак. Бинаның гомуми мәйданы - 5, 8 мең кв. м. Трибуналарда тамашачылар урыннары саны - 200 кеше. Шугалакка килгәндә, хоккей уены буенча ярышлар вакытында аның үткәрү сәләте сменасына 100 кеше тәшкил итәчәк, күнекмәләр вакытында – 50 кеше, массалы шуу вакытында – сменасына 450 кеше.

27.08.2014
Бүген, Республика көне алдыннан, Казан Кремлендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны Гөлсинә Миңнеханова исеменнән Татарстан Республикасының иң яхшы гаиләләре хөрмәтенә кабул итү мәҗлесе узды. Кунакларны бәйрәм белән Рөстәм Миңнеханов үзе котлады.

Битләр: << 1591 1592 ( 1593 ) 1594 1595 1596 1597 1598 1599 1600 >>