Яңалыклар

03.07.2014

Татарстан – “Россия гаиләсе өчен торак” программасы буенча эконом-класслы торак төзелешен тәэмин итү турында Россия Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, Ипотека һәм торак кредитлавы агентлыгы белән килешү төзегән 16 федерация субъектының берсе.

Документларга бүген, 2014 елның 3 июлендә, Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы кысаларында имза салынды.

Коллегия утырышын Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев алып барды.

Татарстан Республикасыннан коллегиядә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

03.07.2014
Татарстанда муниципаль районнар һәм шәһәр округларының халык социаль проектлары республика конкурсының башлангыч этабы тәмамланды. Мондый конкурсны уздыру идеясе һәм инициативалы татарстанлылар ала алган грантларның суммасы турында бүген Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында узган матбугат конференциясендә чараны оештыручылар сөйләде.
03.07.2014

Бүген ТР Президенты Аппаратында Татарстан Республикасы Президенты каршында Кадрлар сәясәте мәсьәләләре буенча советның беренче утырышы узды. Утырышта Татарстанда вакантлы җитәкче вазыйфаларны биләү буенча тәкъдимнәр әзерләү өчен Кадрлар сәясәте мәсьәләләре буенча совет каршында оештырылган кадрлар комиссиясе эшенең регламенты каралды.

02.07.2014

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бала хокуклары буенча РФ Президенты каршындагы вәкаләтле вәкил Павел Астаховны ТРның “Фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләде.

Исегезгә төшерик: Павел Астахов бүген эш сәфәре белән Татарстанга килде. Балалар омбудсмены Алабуга балалар йортында, Татарстанда беренче балалар хосписында, шулай ук ябык типтагы Раифа махсус училищесында булды. Көннең икенче яртысында Павел Астахов ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашты.

02.07.2014

Бүген Казанның “Корстон” комплексында “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк оешмасының беренчел бүлекләре секретарьлары форумында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка ТР Дәүләт Советына булачак сайлауларда “Бердәм Россия” партиясе исемлеген җитәкләргә дигән тәкъдим җиткерелде. Партиянең 36 нчы санлы Түбән Кама җирле бүлеге секретаре Ришат Галимовның әлеге тәкъдимен форум делегатлары алкышлар белән хуплады. Республика башлыгы бу тәкъдимне хөрмәт һәм җаваплылык белән кабул итеп, моңа ризалык бирде. Искәртеп узабыз, парламентка сайлаулар 2014 нче елның 14 сентябрендә узачак.

02.07.2014
IV чакырылыш ТР Дәүләт Советының соңгы, 53 нче утырышы 8 нче июльдә була. Бу дата бүген Татарстан парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин рәислегендә узган Президиум утырышында раслады.
02.07.2014

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисадый совет утырышында Татарстан Республикасын энергия белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча фикер алышынды. Утырышны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды, утырышта Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашты. Бүген энергетика хәзерге заман икътисады өчен база тармагы булып тора, диде Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисадый совет утырышын ачып. Республикада энергетика объектларын модернизацияләү, шулай ук яңа куәтләрне гамәлгә кертү буенча җитди эш алып барыла. Шулай да энергетика җайланмаларының физик һәм мораль искерүе актуаль булып кала.

01.07.2014
Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин РФ Дәүләт Думасының Татарстаннан булган депутатлары белән киңәшмә уздырды.
01.07.2014
Казанда 2015 елда булачак Спортның су төрләре буенча XVI дөнья чемпионатына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының утырышы бүген ТР Хөкүмәте йортында үтте. Утырышны ТР Премьер-министры Илдар Халиков уздырды.
01.07.2014
Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлеге сәяси советы секретаре Фәрит Мөхәммәтшин Нурлат муниципаль районында социаль объектлар ачу тантаналарында катнашты.

Битләр: << 1581 1582 1583 1584 1585 1586 1587 1588 1589 ( 1590 ) >>