Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасы Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган инаугурациясендә катнашу өчен Анкарага килде

28.08.2014

Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Анкарага Төркия Республикасы Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган инаугурациясендә катнашу өчен килде.

Анкараның халыкара аэропортында Рөстәм Миңнехановны Анкара провинциясе губернаторының урынбасары Хәйреттдин Балджиоглу каршы алды.

Искәртик, Рөстәм Миңнеханов Төркиядә РФ Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы Рәисе Сергей Нарышкин җитәкчелегендәге Россия Федерациясе делегациясе составында була.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.