Валентина Матвиенко татарстанлыларны Республика көне белән котлый
29.08.2014
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин исеменә РФ Федераль Җыенының Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенкодан телеграмма килде.
Анда Россия парламентыың югары палатасы җитәкчесе барлык татарстанлыларны Республика көне белән котлый һәм уңышлар, сәламәтлек, бәхет һәм иминлек тели.
“Узган еллар республика өчен уңай үзгәрешләр һәм яңа казанышлар чоры булды, - диелә телеграммада. – Бүген искиткеч табигый байлыкларга ия булган Татарстан үзенең икътисадый, мәдәни, фәнни куәтен ныгытуны дәвам итә. Сәнәгать җитештерүе һәм социаль инфраструктура югары темплар белән үсә, авыл хуҗалыгы елдан ел күбрәк битештерелә, күп кенә социаль мәсьәләләр уңышлы чишелә. Республика барыбыз өчен дә уртак булган Ватаныбызның данын арттыруга өлеш керткән якташлары – мәдәният һәм сәнгать әһелләре, дәүләт, сәясәт эшлеклеләре, хәрби җитәкчеләре – белән лаеклы рәвештә горурланырга хаклы”.
Федерация Советы Рәисе “Татарстан Республикасы халкының, буыннардан килгән традицияләрне саклап һәм аларга тугры калып, киләчәктә дә Россия хакына нәтиҗәле хезмәт итәчәгенә” ышаныч белдерә.