Яңалыклар

27.08.2014

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Азино-1 Казан микрорайонындагы «Гулливер» скверында булды. Аны Казан мэры Илсур Метшин озата йөрде.

27.08.2014

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Gehl Architects (Дания) архитектура бюросына нигез салучы һәм аның җитәкчесе Ян Гейл белән очрашты.

26.08.2014
Бүген Татарстанның Чүпрәле районы Иске Чүпрәле авылында яңа янгын сүндерү депосы ачылды. Яңа объектны ачу тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, ТР гадәттән тыш хәлләр һәм гражданнар оборонасы эшләре буенча министр Рафис Хәбибуллин, Чүпрәле районы башлыгы Александр Шадриков катнашты.
26.08.2014
Бүген Татарстанның Чүпрәле районы Иске Чүпрәле авылында ТР Премьер-министры Илдар Халиков һәм аның урынбасары – ТР фән һәм мәгариф министры Энгель Фәттахов катнашында яңа балалар бакчасы ачылды.
26.08.2014
Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Татарстанның Тәтеш районында булды. Монда ул күп фатирлы яңа йорт ачылышында катнашты һәм район активы белән очрашты.
26.08.2014
Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Кама Тамагы районында булды. Ул Бәрлегуҗа авылында күп функцияле үзәк ачылышында катнашты, Сөйкидә төзелгән яңа янгын сүндерү депосын карады, район активы белән очрашты.
26.08.2014
5 сентябрь көнне Казанда Х Халыкара мөселман киносы фестивале ачыла. Шул уңайдан бүген ТР Министрлар Кабинетында брифинг узды.
25.08.2014

Бүген Бөгелмә муниципаль районына эшлекле сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов комбиазык җитештерү заводы һәм балалар бакчасын ачты. Аны ТР Президенты Аппараты җитәкчесе ӘсгатьCәфәров, ТР вице-премьеры – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Илдус Касыймов озата йөрделәр.

25.08.2014

Татарстан икътисадый тотрыклылыгы һәм бүген республикада булган көчләр бердәмлеге нәтиҗәсендә төп икътисадый күрсәткечләре буенча регионнарның беренче бишлегенә керә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Лениногорск муниципаль районы активы белән очрашуда хәбәр итте. Очрашу районның Мәдәният йортында узды.

25.08.2014
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Лениногорскка эш сәфәре кысаларында шәһәренең 14 нче номерлы сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән тәрбияләнүчеләр өчен махсус коррекцион мәктәпне карап чыкты. Мәктәптә республика программасы кысаларында капиталь төзекләндерү уздырылды.

Битләр: << 1591 1592 1593 ( 1594 ) 1595 1596 1597 1598 1599 1600 >>