Татарстанга Ингушетия Республикасы башлыгы Юныс бәк Евкуров килде

28.08.2014

Бүген кич белән Татарстан Республикасына Ингушетия Республикасы башлыгы Юныс бәк Евкуров килде. “Казан” халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин каршы алды.

Искә төшерәбез, Ингушетия Республикасы башлыгының Татарстанга килүенең төп максаты – “А.М. Горький исемендәге Яшел Үзән заводы” ААҖ дә 21631 проекты буенча төзеләчәк кече ракета корабленә нигез салу тантанасында катнашу.

Моннан тыш, Юныс бәк Евкуров “Химград” технополисында, “Данафлекс-Нано” ҖЧҖ заводында, шулай ук КФУның фундаменталь медицина һәм биология институтында булуны, “Медицина фәннәре үзәге” медицина симуляторларының инжиниринг үзәге эшчәнлеге белән танышуны планлаштыра.


ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина.