Рөстәм Миңнеханов Җиддәдә Ислам хезмәттәшлеге оешмасы Генераль секретаре Хөсәен Ибраһим Таха белән очрашты

12.02.2025

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Җиддәдә Ислам хезмәттәшлеге оешмасы Генераль секретаре Хөсәен Ибраһим Таха белән очрашты.

"Сезне Россиядә мөселман илләрен берләштерүче абруйлы оешманың абруйлы вәкиле буларак яхшы беләләр», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов һәм сентябрьдә узган оешманың 55 еллыгы белән котлады.

Ул ассызыклаганча, Татарстан Россиянең Ислам хезмәттәшлеге оешмасы белән элемтәләрен үстерүгә керткән өлеше белән горурлана. Татарстан Рәисе билгеләп үткәнчә, ул узган ел Гамбиядә узган утырышта катнашуын җылылык белән искә ала. Әлеге мәйданчыкта Рөстәм Миңнехановның Ислам хезмәттәшлеге оешмасына кергән илләр лидерлары белән очрашу һәм киләчәк хезмәттәшлек турында фикер алышу мөмкинлеге булды.

Республика Рәисе «KazanForum»да күтәрелгән актуаль мәсьәләләргә җентекләп тукталды һәм әлеге мәйданчыкның Россия һәм мөселман илләре арасында үзара файдалы нәтиҗәле хезмәттәшлекне ныгытуда мөһим адым булуын ассызыклады. Ул Генераль секретарьны әлеге чарага чакырды.

"Сезнең белән очрашу минем өчен зур дәрәҗә. „Россия-Ислам дөньясы“ стратегик караш төркеме эшен югары бәялибез. Һәм Сез җитәкләгән төркемнең Ислам хезмәттәшлеге оешмасы белән хезмәттәшлеген киңәйтүгә исәп тотабыз», - дип ассызыклады Генераль секретарь.

2023 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасының Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре белән товар әйләнеше 83%ка арткан һәм 5,7 млрд долл. тәшкил иткән. Мисыр, Малайзия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Тунис, Төркия, Урта Азия дәүләтләре белән сәүдә берничә тапкырга арткан. Азия Һәм Африка илләре партнерлары белән багланышлар ныгый.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте.