Татарстан Рәисе IDEX-2025 күргәзмәсендә Дубайның варис шаһзадәсе, Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Оборона министры шәех Хәмдән Әл Мәктүм белән очрашты

17.02.2025

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә эш сәфәре барышында IDEX-2025 халыкара оборона күргәзмәсе эшендә катнашты, ул Абу-Дабидагы ADNEC күргәзмә комплексында уза.

Күргәзмәне карау барышында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Дубайның варис шаһзадәсе, БГӘ Вице-премьеры һәм Оборона министры шәех Хәмдән ибн Мөхәммәд Әл Мәктүм һәм җирле хакимиятнең башка югары дәрәҗәле вәкилләре белән очрашты. Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов шеех Хәмдән Әл Мәктүмгә һәм БГӘ җитәкчелегенә чакырулары һәм шәхси очрашу мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде. Ул шулай ук күргәзмә турындагы тәэсирләре белән уртаклашты һәм уңышлы эшләр теләде. БГӘ һәм Россия арасында оборона-сәнәгать комплексы өлкәсендә нәтиҗәле хезмәттәшлекне үстерү потенциалына ышаныч белдерде.

Россия экспозициясе белән танышкан вакытта Рөстәм Миңнеханов «Рособоронэкспорт» АҖ стендында Россия Федерациясенең беренче вице-премьеры Денис Мантуров белән очрашты һәм үзебезнең компанияләр җитәкчеләре һәм вәкилләре белән аралашты.

Татарстан Республикасы Рәисе чит илләрнең тәкъдим ителгән яңа эшләнмәләре белән кызыксыну дәрәҗәсе, шулай ук аларны дөньякүләм кораллану базарында алга җибәрү перспективалары белән кызыксынды.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте.