Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов традицион киңәшмәдә Татарстан Республикасы делегациясенең 12-13 февральдә Согуд Гарәбстанында узган конференциядәге эше турында сөйләде.
Ул искәрткәнчә, Согуд Гарәбстанында Ислам хезмәттәшлеге оешмасы (ИХО) илләре мәдәният министрларының 13 нче конференциясе узды.
"Анда Казанны 2026 елда ислам дөньясының мәдәни башкаласы итеп күрсәтү турында бертавыштан карар кабул ителде. Бу зур вакыйга, һәм без бу эштә катнашучыларның барысын да котлыйбыз, - дип хәбәр итте Рөстәм Миңнеханов. - Бу мәгърифәтчеләребезнең, галимнәребезнең, мәдәният һәм сәнгать вәкилләренең казанышларын тану, шулай ук ислам дөньясының Россиягә ышаныч билгесе. Бу безгә бөтендөнья көн тәртибенә интеграцияләү мөмкинлеге бирә".
Киләсе тематик елның чаралар планын әзерләргә кирәк, диде Рөстәм Миңнеханов.
Аннары ул 15 февральдә бөтен ил буйлап Совет гаскәрләренең чикләнгән контингентын Әфганстаннан чыгаруның 36 еллыгын билгеләп үтүләрен искә төшерде.
"Бу көн үзенең интернациональ һәм хәрби бурычын намус белән үтәгән һәркемнең батырлыгы һәм ныклыгы символына әверелде. Әфган сугышчылары, сугыш хәрәкәтләре ветераннары катнашында шундый ук чаралар бүген барлык муниципаль районнарда һәм шәһәр округларында узачак», - дип билгеләп үтте Татарстан Рәисе.
Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, 18 февральдә республикада ветераннар һәм МХОдә катнашучылар өчен «Батырлар – Татарстан Геройлары» – «Геройлар дәвере» федераль программасына охшаш кадрлар программасы старт ала. Программаның максаты - киләчәктә хакимият органнарында һәм дәүләт компанияләрендә эшләү өчен МХОдә катнашучыларны әзерләү.
Рөстәм Миңнеханов бу эшкә хакимият органнары җитәкчеләренә, муниципаль берәмлекләр башлыкларына, хәрби комиссариат җитәкчелегенә, «Ватанны саклаучылар» фондының Татарстан Республикасы филиалына, МХО ветераннары ассоциациясенең республика бүлегенә кушылырга кушты.