Татарстан Президенты Горький автозаводын карады

15.02.2016

Бүген Түбән Новгородка эш визиты кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "ГАЗ" холдингы составындагы Горький автозаводында булды. Р.Миңнеханов җитештерү мәйданчыкларын карады һәм "ГАЗель", "Соболь" автомобильләрен чыгару белән тынышты. Шулай ук ТР Президентына "ГАЗ"ның җиңел коммерцияле автомобильләр, урта тоннаж йөк машиналары һәм автобуслар җитештерү өлкәсендә яңа эшләнмәләрне күрсәттеләр. 

Завод вәкилләре сүзләренчә, 2014 елда урта тоннаж йөк машиналарының яңа буыны «ГАЗон NEXT» ны җитештерү башланган, бу предприятиенең Россия һәм экспорт базарларына тәкъдим ителә торган машиналар линиясен киңәйтергә мөмкинлек бирде. 2015 ел октябереннән «ГАЗон NEXT» тоташ металл фургонны серияле чыгару башланган.

Инженерлар Рөстәм Миңнехановка автомобильләр җыюның төп этаплары һәм җитештерү көчләрен модернизацияләү буенча үткәрелүче чаралар турында сөйләделәр.

Шуннан Рөстәм Миңнеханов газ-мотор техниканың махсус күргәзмәсен карады. Анда коммерцияле автомобильләр, төрле сәнәгать тармаклары өчен махсус техника тәкъдим ителгән иде. Чаллыдан Түбән Новгородка сыекландырылган табигать газында йөрүче бортлы тягач һәм төрле класстагы шәһәр автобусларын китерделәр. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.