Татарстан Президенты «2015 ел хәйриячесе» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде

14.04.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «2015 ел хәйриячесе» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде. Чара «Корстон» КСККда узды, тантанада Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Лейкемия белән авыручы балаларга ярдәм күрсәтү буенча төбәк иҗтимагый хәйрия фонды идарәсе рәисе Владимир Вавилов, «Татарстан Республикасы Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен торгызу республика фонды» КБО башкарма директоры, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары, Татарстан Республикасы Президенты, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты аппаратлары хезмәткәрләре, төрле иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашты.

Тантанада катнашучыланы сәламләп, Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, 10 ел элек Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәймиев  инициативасы буенча Татарстанда Республика хәйрия фонды төзелгән иде һәм 2007 елдан бирле бу игелекле хәйрия эшчәнлегенә бөтен республика җәлеп ителде.    

«Бу чор эчендә конкурста 1700дән артык кеше катнашты, хәйриячеләр тарафыннан 23 млрд. сум акча җыелды. Һәм хәзер ел саен Татарстанда мондый чаралар уза, аларда эре компанияләр, кече һәм урта бизнес вәкилләре катнаша. Бүген мин үземнең бу залдагы барлык коллегаларымны, хәйриячеләребезне, безнең һәркемгә үрнәк булырлык күп балалы гаиләләребезне сәламлим. Башкарган эшегез өчен барыгызга да чын күңелемнән рәхмәт белдерәм», - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, «бу мәрхәмәтле традицияне саклап калырга һәм дәвам итәргә кирәк». «Хәйрияче – төрле өлкәләрдә ярдәм кулы сузарга әзер һәм кеше хәсрәтенә битараф булмаган кеше ул. Мин җиңүчеләрне һәм безнең барлык социаль проектларда катнашкан кешеләребезне котлыйм. Уртак эшебез нәтиҗәсендә Татарстан башка төбәкләрдән бик нык аерылып тора һәм бу – сезнең һәркайсыгызның керткән өлеше бит», - диде ул. 

Аннары Татарстан Президенты «Игелек юлы» һәм «Мәрхәмәт даирәсе» номинацияләрендә конкурста җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды.

«Игелекле эш» номинациясендә җиңүчеләрне Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков котлады. Ул барлык хәйриячеләргә һәм конкурста катнашучыларга рәхмәт белдерде.

«Ул чакта 10 ел элек бу идея туды, бүген ул һәркайсыбызның тормыш мәгънәсенә әверелде. Бу залдагыларның күбесе хәйрия эшендә йөрәге кушканга катнаша. Алар Алла биргән сәламәтлеклекләренең һәм матди байлыкларының кемгә дә булса ярдәм итү мөмкинлеге икәнлеген аңлыйлар. Барыгызга да рәхмәт моның өчен!» - диде Илдар Халиков. 

Чара барышында хәйрияче Әсгать Галимҗанов истәлегенә багышланган видеофильм күрсәтелде.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.