Әсгать Сәфәров “Алтын алка” спорт комплексында алкалы хоккей буенча Россия беренчелегенең финал этабы ачылу тантанасында катнашты

13.04.2016

Бүген Казанның “Алтын алка” спорт комплексында (Гаврилов ур., 48а) 2003 елда туган яшүсмерләр арасында алкалы хоккей буенча Россия беренчелегенең финал этабы башланды. Тантаналы чарада ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, Казан шәһәренең Хоккей федерациясе президенты Андрей Рябов катнашты.

Хоккей буенча Россия беренчелегенең финал уеннары Казанда күп еллардан соң беренче тапкыр уза. Татарстан турнирны уздыру хокукын Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Россиянең башка зур шәһәрләреннән отып яулады.

Татарстан Президенты исеменнән сәламләү сүзләрен яшь уенчыларга Әсгать Сәфәров җиткерде.

Шулай ук Әсгать Сәфәров ассызыклаганча, Бөтенроссия беренчелеген кабул итү Казан өчен зур дәрәҗә. Без уенчылар чын хоккей күрсәтә алсын өчен шартлар тудырырга тырыштык, диде ул һәм оештыручыларга матур бәйрәм булдырганнары өчен рәхмәт белдерде.

Аннары Әсгать Сәфәров беренче символик алканы ыргытты.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Булат Низамиев.