Яңалыклар

03.02.2016

Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә кичә, 2016 елның 2 февралендә, “Татспиртпром” ААҖ  Директорлар советының чираттагы утырышы узды.

Утырыш барышында “Татспиртпром” ААҖнең башлангыч һәм аның бүлендек компанияләренең 2015 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләре хакында фикер алыштылар.

02.02.2016

Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков республика Мәдәният министрлыгының коллегиясендә ведомствоның узган елгы эшенә югары бәя бирде.

“Узган елгы коллегия, очрашу, киңәшмәләр кысаларында сезнең белән фикер алышкан мәсьәләләрнең оператив хәл ителүе бик яхшы”, - диде Илдар Халиков ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин докладын тыңлагач.

“Мәдәният тармак, яшәү рәвеше буларак – Татарстанда иң мөһиме”, - дип билгеләп үтте ул.

02.02.2016

ТР Министрлар Кабинетында бүген Бөтендөнья яман шеш авырулары белән көрәш көненә багышланган матбугат конференциясе узды. Бүгенге көнгә һәр 43нче татарстанлы рак белән авырый, дип хәбәр итте сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин.

02.02.2016

Илдар Халиков: Күчемсез милек өлкәсендә соңгы елларда тәртип булдырылса да, җир мөнәсәбәтләрендә эш бик күп әле. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышында белдерде. Коллегия республиканың барлык муниципаль берәмлекләре белән видеоконференцэлемтә режимында узды.

01.02.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында "ВИНАЖ Продакшн" яшь татар кинематографчылары төшергән "Вера" ("Иман") документаль фильмын күрсәтүдә катнашты.

Фильмны шулай ук Мәскәүдәге татар һәм дини җәмәгатьчелек вәкилләре дә карады. 

"Вера" ("Иман") документаль фильмы (52 минутлык) хәзерге заман геройлары турында. Аерым алганда, фильмның бер эпизоды Татарстан Республикасының беренче президенты - ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевка багышланган. 

01.02.2016

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Россиянең баш раввины һәм Россия яһүд җәмгыятьләре федерациясе президенты Берл Лазар белән очрашты.

Яклар мәдәни һәм дини элемтәләрне үстерү өлкәсендә хезмәттәшлек итү мәсьәләләре турында сөйләштеләр. 

01.02.2016

Татарстанның кайбер районнарында укытучылар өчен үткәрелгән диагностик тестлаштыру нәтиҗәләренең объективлыгы шик уята.

Бүген Казанның Яңа Савин районындагы аерым фәннәр тирәнтен өйрәтелә торган 179нчы мәктәптә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы коллегиясенең узган елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча үткәрелгән йомгаклау утырышында ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов шул хакта белдерде.

01.02.2016

Хәзерге вакытта мәктәп директорлары һәм укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасарларыннан хисап алуны гадиләштергән система булдыру һәм аны мөмкин кадәр автоматлаштыру зарур.

Бүген Казанның Яңа Савин районындагы аерым фәннәр тирәнтен өйрәтелә торган 179 нчы мәктәптә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы коллегиясенең узган елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча үткәрелгән йомгаклау утырышында ТР Премьер-министры Илдар Халиков шундый максат куйды.

01.02.2016

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы әйләнә-тирәдәге мохитне уңайлы итү һәм биологик төрлелекне саклау өчен барысын да эшли. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы коллегиясе утырышында хәбәр итте. 

Бу чарада шулай ук ТР урман хуҗалыгы министры Алмас Нәзиров, Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе Михаил Клинов, ТР Президенты Аппараты, муниципаль берәмлекләр, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнашты.

30.01.2016

Бүген Казанда Россия чемпионатлары һәм беренчелекләренең I блогы, шулай ук “Казан Кремле кубогы -2016” бию спорты буенча халыкара ярышларның тантаналы ачылышы узды.

Татарстан башкаласы бию спорты тарихында беренче тапкыр мондый ярышларны кабул итә. Турнирда катнашу өчен Россиянең 61 төбәгеннән 3 мең пар килде. Спортчылар 58 категориядә тәкъдим ителә.

Битләр: << 1341 1342 1343 1344 1345 1346 ( 1347 ) 1348 1349 1350 >>