Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Праганы азат итүдә катнашкан Совет сугышчылары һәйкәленә чәчәкләр салды.
Искәртик, Рөстәм Миңнеханов эш визиты белән Чехия Республикасында.
Прагада Ольшан сугышчылар зиратында һәлак булган Совет сугышчыларына һәйкәл куелган.
Биредә 1945 елда һәлак булган 420 Совет сугышчысы күмелгән.
Чәчәк салу тантанасында РФның Чехиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Александр Змеевский, Россиянең Чехиядә хәрби атташесы Игорь Щепин һәм башка рәсми затлар катнашты.